КФУ студентлары Дөбъяз һәм Олы Битаман авылы халкы сөйләмен өйрәнде

Казан федераль университетында уку дәверендә студентлар, аудиторияләрдә алган белемнәрен гамәлдә ныгыту максатыннан, төрле уку практикалары үтәләр.

Шундыйларның берсе 10-11 июнь көннәрендә булды. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-701 һәм 10.2-702 төркем студентлары, тел белеме кафедрасы доцентлары Энҗе Хәнәфиевна Кадыйрова һәм Айрат Фаикович Йосыпов белән бергә, Биектау районының Дөбъяз һәм Олы Битаман авылларында диалектологик экспедициядә булдылар. Алар әлеге авылларга барып биредә яшәгән халыкның тел үзенчәлекләрен өйрәнү, шулай ук фольклор һәм халыкның тормыш-көнкүреше турындагы материалларны туплау юнәлешендә эш алып бардылар.

10 июнь 2019 ел. Дөбъяз авылы безне үзенең матур табигате һәм киң күңелле халкы белән каршы алды. Йөзләре елмаюдан балкыган, кулларына чәк-чәк тоткан апаларның безне шундый җылы каршы алуыннан җанга рәхәт булып китте. Без төркемебез кызлары, укытучыларыбыз һәм авыл апалары белән ямьле Сабантуй аланында, чишмә янында җыелып, матур очрашу уздырдык. Авыл апалары үзләре язган шигырьләрен укыдылар, “Яңадан яшьлеккә кайтып килик әле”, – дип, безгә яшьлекләрендә уйнаган уеннарын өйрәттеләр. Мул ризыклы өстәл янында, самаварда кайнаган тәмле чишмә суыннан чәйләр эчеп, озак кына сөйләшеп утырдык.

Безнең белән очрашуга килгән апалар барысы да авыр тормыш юлы сынауларын үткән. Еллар аларның йөзләренә җыерчыклар өстәсә дә, күңелләре һаман яшь. Олы яшьтә булуларына карамастан, күзләрендә яшәү чаткысы янып торган апалар үзләренең яшьлек хатирәләрен янә күз алдыннан кичерделәр. “Без яшь чакта”, – дип һәрберсе төрле вакыйгаларны искә төшерделәр, авыл тарихы, авыл бәйрәмнәре турында сөйләделәр.

Табигать кочагыннан соң, Марсель абый белән Ләйлә апа Усмановлар янына да кердек. Аларның, бер-берсенә таяныч булып, бәхетле гомер итүләренә инде 55 ел була. Тарих укытучысы булып озак еллар эшләгән Марсель абый да аерым шәхесләр, авыл тарихы турындагы күп кенә кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. Башка әңгәмәдәшләребезнең истәлекләре дә гаять кызыклы, эчтәлекле һәм файдалы булды

Гомумән алганда, без үзебезгә кирәкле бай материал тупладык, аудио, видео язмалар, күп фоторәсемнәр һәм яхшы кәеф белән өйгә кузгалдык. Чираттагы практикабыз безгә бик ошады. Көнебезне шулай күңелле һәм файдалы итеп уздырганыбызга барыбыз да шат калдык.

11 июнь 2019 ел. Бүген университет биргән зур, уңайлы автобуска утырып, 10.2-702 нче төркем студентлары Биектау районының Олы Битаман авылына юл тоттык. Бу эшне Йосыпов Айрат Фаик улы һәм Кадыйрова Энҗе Хәнәфи кызы җитәкчелегендә башкарып чыктык.

Олы Битаман авылы халкының сөйләм үзенчәлекләрен тикшерү, диалектология фәне буенча практика үтү ысулларын тирәнтен өйрәнү максаты белән оештырылган сәяхәт авыл мәктәбе белән танышудан башланды. Олы Битаман мәктәбе директоры Мөхәрләмов Фәрит Габделхәевич, татар теле укытучысы Баһавиева Фәнзия Рафаэлевна белән чын күңелдән сөйләшүдән соң, төркемебез “эшкә тотынды”. Дөбъяз сөйләше вәкилләренең сөйләм үзенчәлекләре белән танышуны 58 ел мәктәптә укыткан Дания Билалова һәм ике меңләп шигырь авторы Рокыя Галимовалар белән әңгәмәдән башладык. Алар студентларга тормышларының кызыклы мизгелләре турында сөйләделәр, авыл тарихы, якын-тирәдәге елга, күл, урман атамалары белән таныштырдылар. Кичке уеннар, мәҗлесләрдә җырлана торган кыска җырлар җырланды, шигырьләр укылды. Бу мәктәпне тәмамлаган язучылар, шушы төбәктән чыккан галимнәр турындагы истәлекләре дә кызыклы булды. Олы Битаман авылында туып үскән һәм хәзер дә шунда яшәүче Фирая Вәлиуллина белән әңгәмәне авылдагы кушаматлар белән кызыксынудан башладык. Сүзгә сүз иярде, ике сәгать сөйләшкәнебезне сизмәгәнбез дә. Без, кичкә хәтле авыл халкын сөйләштереп, күп кенә кызыклы мәгълүмат җыйдык. Шулай итеп, әлеге бер көнлек экспедициядә студентларга киләчәктә үзләренең гамәли эшләрен башкару өчен нигез салынды.

Практика җитәкчеләребез Энҗе Хәнәфиевна белән Айрат Фаиковичка һәм, әлбәттә, безне каршы алып, шундый матур очрашу уздырган Дөбъяз һәм Битаман авылы халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның алга таба да шулай дус булып, исән-сау озын гомер кичерүләрен теләп калабыз.

Кадырова Энҗе Хәнәфиевна, Йосыпов Айрат Фаикович, татар теле белеме кафедрасы доцентлары, Миндубаева Сиренә, 10.2-701 Хасбиуллина Гөлия, 10.2-701 төркем студентлары. Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.