КФУ студентлары Дондагы Ростов шәһәрендә туристлык сәфәрендә булдылар

 Казан университеты студентлар туризмын үстерү проектында катнаша.

 РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының студентлар туризмын үстерү буенча пилот программасы 15 июльдә  эшли башлады. Анда 15 югары уку йорты катнаша, шул исәптән Казан федераль университеты да.

Ростов-Донга сәфәрдә Физика институтының, Юридик факультетның, Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтының һәм Фундаменталь медицина һәм биология институтының мәдәни чараларны оештыручылары катнашты.

Ростов өлкәсе башкаласында булуның беренче көнендә Казан университеты студентлары ХIX гасырның истәлекле урыннары, Парамонов складлары белән таныштылар һәм Дон яр буе буйлап йөрделәр.

КФУ студентлары Көньяк федераль университеты вәкилләре: Югары бизнес мәктәбе директоры Сергей Горяйнов, Югары бизнес мәктәбенең туризм кафедрасы мөдире Роман Сухов, шулай ук активист студентлар белән очрашты.

Казан кунакларына көньяк башкаланың тарихи урыннары: зональ китапханә, Көньяк федераль университетның төп бинасы, Благовещение грек храмы, Горький паркы, Ростов-на-Дону административ корпусы, матур җир асты юллары һәм иң борынгы сәүдә йортлары буенча экскурсия үткәрелде. Шулай ук студентлар Чехов, Ленин, Жданов һәм Платов һәйкәлләрен күрделәр.

«Без Ростов-на-Дону шәһәренең көньяк урамнары романтикасы белән ләззәтләнергә өлгердек, «Шолохов» үзәгендә булдык. Мин бу шәһәрнең күп серләр саклавын аңладым, һәм без монда очраклы гына эләкмәдек «, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Гөлүсә Кавиева.

Сәфәрнең соңгы көнендә студентлар үзәк базарда һәм Шолохов исемендәге музейда булдылар.

Үз чиратында Казан федераль университеты, студентлар туризмы программасында катнашучы буларак, Россия югары уку йортлары студентлары өчен Казан шәһәре буенча кызыклы туристик маршрутлар әзерләде һәм түземсезлек белән аларны шәһәребездә көтә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, студентлар туризмы программасы ярдәмендә укучылар Россия шәһәрләренең истәлекле урыннарын карый, белем дәрәҗәсен киңәйтә, башка вузлардагы студентлар белән аралаша,  белем бирү шартлары белән таныша алачак.

Автор: КФУның Яшьләр сәясәте департаменты