КФУ студентлары «Экомарафон» җиңүчеләре булдылар

Казан университеты укучылары Россиянең 9 югары уку йорты арасында иң яхшылары булды.

Казан федераль университеты студентлары «Экомарафон» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Фундаменталь медицина һәм биология институты командасы Россиянең тугыз югары уку йортының 10 командасы арасында икенче урынны алды.
Яңа ел экомарафоны 2020-2021 елларда Россиядә Германия елы кысаларында  Россия югары уку йортлары студентлары өчен узды, алар белән халыкара хезмәттәшлек буенча немец җәмгыятенең «Россия Федерациясендә калдыклар белән климатик нейтраль мөгамәлә» Россия-Германия проекты (GIZ GmbH) хезмәттәшлек итә. Чараның максаты — яшь буын вәкилләре арасында экологик файдалы гадәтләрне популярлаштыру.
Конкурс барышында Томск, Пермь, Казан, Новосибирск, Воронеж, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән студентлар командалары видеороликлар, эссе, фото һәм презентацияләр формасында төрле биремнәр башкардылар.
«Биремнәр көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүне экологик аспектлар призмасы аша күзаллауга (икенчел-көнкүреш ресурсларын утильләштерү, продуктлар сатып алу, гадәтләр формалаштыру) багышланган иде. Безнең теге яки бу мәсьәләләрне трансляцияләү өчен конкурс кысаларында TikTok мәйданчыгын файдаландылар. Сүз уңаеннан, бу әлеге мәйданчыкны күңел ачу контенты өчен генә түгел, ә фәнни-популяр материаллар өчен дә кулланырга мөмкин икәнен күрсәтте. Мин берләшә алган һәм барлык биремнәрне бергәләп үти алган командага рәхмәтлемен «, — диде КФУ командасы капитаны, Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты Ринас Хөснуллин.
Алга таба команданың максаты элеккечә калачак — белем бирү эшчәнлеге аша рациональ файдалану максатларын формалаштыруга ярдәм итү.
Команда Казан университетында уку сәбәпле дә җиңүгә ирештек дип саный.
«Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология кафедрасында медицина-биология дисциплиналары буенча фундаменталь һәм тар юнәлешле белемнәр бирелә. Бигрәк тә институтның биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы доценты Елена Минаковага экология-агарту эшчәнлегенә керткән өлеше һәм безнең институт студентларына белем ягыннан ярдәм иткәне өчен рәхмәт», — диде Ранис.
КФУ доценты Е.Минакова әйтүенчә, тиздән Татарстанда да шуңа охшаш проектка старт бирү планлаштырыла. Проектның асылы — каты көнкүреш калдыклары белән эш итү культурасын үстерүгә юнәлдерелгән экология-агарту акцияләре.
Конкурс «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Чистая страна»  федераль проекты, КФУ  Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы, ТРда «Гринта» ҖЧҖ һәм «УК ПЖКХ» ҖЧҖ каты коммуналь калдыкларны эшкәртү буенча төбәк операторлары ярдәмендә оештырылды.
Автор: Алинә Минневәлиева, фото: «Бердәм Россия» матбугат хезмәте