Мәгълүм булганча, бөек мәгърифәтче, гомерен һәм тормышын яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган В.А. Сухомлинский педагогика фәнендә дә тирән эз калдырган олуг шәхес. Нәкъ менә аның якты истәлегенә багышланган күп төрле чаралар Россия күләмендә дә, Татарстанда да еш уздырылып тора. Шундыйларның берсе “В.А. Сухомлинский – югары әхлаклы фикер иясе” исеме астында студентларның фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләренә багышланды. Аның оештыручылары – Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Оренбург дәүләт педагогика университеты.
Әлеге бәйгедә безнең университеттан Элина Яфарова (1 курс, 04.2-810нче төркем) һәм Игорь Ковалев (3 курс, 04.2-606 нчы төркем) катнашып, җиңү яуладылар. Фәнни җитәкчеләре — КФУның психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы доценты Надежда ханым Ячина. Элина Яфарова фәнни эше өчен оештыру комитетының I дәрәҗәле Дипломы белән бүләкләнде. Игорь Ковалев та сынатмады әлеге бәйгедә, “Гражданлык халәте” номинациясендә җиңү яулады.
Күренекле мәгърифәтче Василий Александрович Сухомлинскийның тормышы һәм педагогик эшчәнлеге искиткеч бай һәм киләчәктә дә КФУ студентлары бу темага күп тапкырлар әйләнеп кайтырлар әле.