КФУ студентлары кабат беренче

u9pxtfujnmy21-24-нче октябрь аралыгында, Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә Республикакүләм «Әйдаманнар ярышы» узды. «Әйдаманнар ярышы» – Сәләтнең җәйге профильле аланнарында эшләүче әйдаманнарга бәя бирү, үз аланыңны «Сәмрух» ел премиясендә тәкъдим итә алу дигән сүз. Ярышның сынауларын җиңеп финалга 9 катнашучы үтте: Фатыхова Чулпан, Хәсәнов Фәнил, Вәлиева Ләйсән, Шәйхетдинов Фәннур, Абдрахманова Илүзә, Вәлиуллина Айгөл, Булатова Гөлдания, Халитова Диләрә и Шайдуллина Резеда. Аларның 4-се «Сәмрух» премиясенең «Ел әйдаманы» номинациясендә  катнашырга лаек дип табылды: Фатыхова Чулпан, Хәсәнов Фәнил, Вәлиева Ләйсән, Шәйхетдинов Фәннур. Афәрин, котлыйбыз!

Эльвира Салихова, катнашучы:

— Сәләт минем өчен ул – дуслык, гаилә, өй. Берләшмәдә мин 2011-нче елдан бирле. 2015-нче елга кадәр Бөгелмәдә сәлкеш буларак тәрбияләндем. «Әйдаманнар мәктәбе»ндә дә, «Әйдаманнар ярышы»нда да былтыр катнаштым инде, быел да килергә карар кылдым. Үземне башка яктан ачасым килә. Һәрберебез дә җиңүгә лаек дип саныйм.

Айгөл Вәлиуллина, катнашучы:

— Сәләткә мин 2013-нче елда килдем. «Сәләт-Раушан»да, Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумында булдым. «Әйдаманнар ярышы»нда беренче тапкыр катнашам. Балаларны бик яратам, һәр нәрсәгә иҗади яктан карарга тырышам. Минем өчен Сәләт – ул дусларым җыелган җир, илһам чыганагы һәм мөмкинлекләр, ачышлар мөхите.

Назлыгөл Вәлиева, куратор:

— 2011-нче елда татар теленнән олимпиадада җиңеп чыктым. Шуннан соң мине Сәләткә чакырдылар. Мин «Раушан»ны сайладым. Бәйгедә 3 тапкыр катнаштым: 2014-тә 3-нче урын, 2015-тә финалга чыктым, «Сәмрух» премиясенә үттем. Ә бүген инде катнашучылар хезмәтенә мин бәя бирәм. Җиңел эш түгел ул: катнашучылар бик көчле, күпләр җиңүгә лаек. Минем өчен Сәләт –аерым бер дөнья, мин монда яшим, илһамланам, файда алам. Һәрберегезгә дә күтәренке кәеф теләп калам, иҗат итәргә курыкмагыз, елмаегыз! Елмаю барлык мәшәкатьләрдән коткарырга сәләтле!

Ләйсән Вәлиева, финалист:

2015-2016-нчы елларда «Болгар-Туган тел» форумында, «Сәләт-Болгар» аланында әйдаман булып эшләдем. Бирегә инде икенче тапкыр киләм. Миңа калса, һәрберебез дә җиңүгә лаек. Сәләт минем өчен – ул аерым бер мөхит, биредә узеңне бар яклап та ачарга мөмкин. Сәләтлеләр шушы системага кушылып, бер-берсен тулыландырып торалар. Бәйгенең финалына үтүемә бик шатмын! «Сәмрух»та катнашыр өчен көч тупларга кирәк. (Көлә) Миңа ышанучыларга рәхмәт!

Ләйлә Сабирова