КФУ студентлары — кабат Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия стипендиатлары булдылар

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды. 
Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия 2017-2018 уку елында Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студентлары арасыннан Зилә Сабитова, Алсу Салахова, Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм сәнгать институты студентлары Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһапова, Казан (Идел буе) федераль университеты фундаменталь медицина һәм биология институты студенты Николай Ефимовка тапшырылды. 
Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия – Татарстанда татар шагыйрәсе исемен йөрткән бердәнбер әдәби премия һәм иң абруйлы әдәби премияләрнең берсе. Әлеге премиянең стипендиясе дә булуы һәм лауреатлар белән стипендиатларның тантаналы шартларда игълан ителүе аның дәрәҗәсен тагын да күтәрә.

Мәгълүмат өчен: “Татнефть” компаниясенең һәрвакыт милли үсешкә һәм рухи яңарышка йөз тоткан социаль проектлары барлыгы билгеле. 1997 елда – моннан егерме ел элек — әлеге проектлар “Рухият” фонды булып берләшә. Фонд советы рәисе — «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев. Фондның беренче башкарма директоры – Илсөяр Хәйруллина, хәзер аның эшен Флера Шәйхетдинова дәвам итә.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда гамәлгә куелды. Җитәкчелек әдәби премиягә исем бирү өчен халкыбызның иң яраткан тормышчан шагыйрәсен сайлаган. Шулай итеп, премиягә Саҗидә Сөләйманованың да абруе өстәлеп, әдәбият дөньясында үз урынын тапкан язучы өчен бу премия лауреаты булу зур дәрәҗә.

Хәзер әдәби премиянең күләме – 50шәр мең сум, ул өч язучыга тапшырыла; кызыксындыру премиясе – 25әр мең сум; ул да өч язучыга тәгаенләнгән. Стипендия ун студентка тапшырыла, аның айлык күләме 2 мең сум. Ул бер ел дәвамында түләнә.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт шәһәрендә быел уникенче тапкыр үткәрелде. Татар язучылары уникенче тапкыр татар шагыйрәсе эзләреннән үттеләр, аның шигъри юлларын күңелләрендә яңарттылар, инде тормыш юлы узган өлкәнәеп килгән шагыйрь-лауреатлар да, шигърияткә сак кына аяк баскан яшь шагыйрь-стипендиатлар да шагыйрәнең күпләр өчен тормыш девизына әверелгән шигъри сүзләре белән “Син икәнсең, тормыш, исәнме!” дип киләчәккә дәштеләр.

«Татнефть» компаниясенең «Рухият» рухи яңарыш фонды Әлмәтнең көзге бер көнен әнә шундый шигырь бәйрәменә әверелдерә. Шигърият бәйрәменең программасы гади, шул ук вакытта тирән эчтәлекле – Саҗидә Сөләйманова бюсты янында шигъри митинг, аның исемен йөрткән шәһәр китапханәсендә – шигърият кичәсе, ә кичен Әлмәт татар дәүләт драма театрында – лауреат һәм стипендиатларны котлау тантанасы.

 

Программаның беренче һәм икенче пунктларын — Саҗидә Сөләйманова бюсты янында шигъри митинг һәм китапханә залындагы шигъри ярышны – җирле шагыйрьләр өчен Саҗидә Сөләйманованың бүләге һәм әманәте дип кабул итергә мөмкин. Китапханәдә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзаларына гына түгел, шигырь язарга яратучыларга да республика күләмендә танылган халык шагыйрьләре белән беррәттән шигъри дуэльга катнашу мөмкинлеге тудырылды.

Үзе дә укытучы булган Саҗидә Сөләйманованың исемен йөрткән әдәби премия яшьләрсез була алмый. Шуңа да “Рухият” фонды җитәкчелеге тарафыннан шагыйрә рухына туры килгән гамәл каралган — Татарстан югары уку йортларында укучы студентларга — яшь иҗатчыларга махсус стипендия тапшырыла. Саҗидә Сөләйманованың үзенә өлкән буын язучылар фатыйха биргән кебек, “Рухият” фонды шагыйрә исеменнән яшь иҗатчыларга киләчәккә фатыйха бирә.

 

Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия 2017-2018 уку елында Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студентлары арасыннан Зилә Сабитова, Алсу Салахова, Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм сәнгать институты студентлары Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһапова, Казан (Идел буе) федераль университеты фундаменталь медицина һәм биология институты студенты Николай Ефимовка тапшырыла.

«Интертат» электрон газетасы материалына нигезләнеп әзерләнде.