КФУ студентлары «Казан» аэропортында флешмоб үткәрделәр

Чыгыш  #МИНЕМТУКАЙ135 флешмобы кысаларында узды.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары «Казан» аэропортында чыгыш ясадылар. Алар татар шагыйре Габдулла Тукайның «Бәйрәм бүген», «Ана догасы», «Туган тел»  әсәрләре буенча музыкаль композицияләр башкардылар.

Чыгыш  #МИНЕМТУКАЙ135 флешмобы кысаларында узды. Ул Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Чара бөек шагыйрьнең иҗатын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлтелгән.

«Безнең студентлар бу флэшмобны 9 апрельдә «Тукай мәйданы» Казан метро станциясендә  башлап җибәрделәр. Теләгән һәркем мөстәкыйль рәвештә флешмобта катнаша ала, бары тик Г.Тукай исеме белән бәйле урында  видео төшерергә генә кирәк», — дип билгеләп үтте Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының социаль-тәрбия эше буенча директор  урынбасары Эльвира Закирова.

“Бәйрәм” фольклор вокаль-инструменталь ансамблендә катнашучылар (җитәкчеләре — татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы доценты Илмира Камалова һәм татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасының өлкән укытучысы Гөлназ Әкбәрова) үзләренең вокаль осталыкларын һәм татар теленә булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Импровизацияләнгән сәхнәләр теркәлү зонасы һәм очып килү зонасы белән янәшә урнашкан иде.

Футбол буенча Кубокка килгән Петропавловск-Камчатка мәктәбе укучылары шулай ук флешмоб тамашачылары булды.

«Балалар шунда ук флешмобка игътибар иттеләр. Студентлар башкарган җыр ошады. Безгә Казан бик ошады, халык бик игелекле, ярдәмчел һәм көләч. Монда тагын бер тапкыр әйләнеп кайтырга хыялланабыз «, — диде команда җанатары Наталья Деменцева.

Николай Преснов Казанга командировкага килгән; очып килү зонасыннан чыккач, чыгыш ясаучыларга игътибар иткән.

«Милли костюмнар күрү кызык, хәзер бу сирәк күренеш. Мин моңа кадәр татар мәдәнияте белән таныш түгел идем, бүген танышу мөмкинлеге барлыкка килде. Казанда вакытны файдалы үткәрәсем, шәһәр үзәгендә йөрисем, туган якны өйрәнү музеенда буласым, көнкүреш һәм җирле традицияләр белән танышасым килә», — диде ул.

Сочига очучы Наталья Ческидова студентларның җырлавын видеога төшерде.

«Без атна буе экскурсияләрдә булдык, Казан тарихы белән таныштык. Бу шәһәрдә югары уку йортлары һәм студентлар күп булуы гаҗәпләндерде. Безне Казан университеты ансамбле озата баруы күңелле”, — дип сөйләде ул.

Яр Чаллыдан Ирина Анянова да студентлар чыгышын рәхәтләнеп карады.

«Җыр искиткеч, музыка сихерли торган, студентлар бик яхшы башкардылар, барлык хис-кичерешләрне бирделәр, кәефне күтәрделәр», — дип саный ул.

«Казан» аэропортында төрле масштабтагы чаралар уза, әмма хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, бу — Г.Тукай иҗатына багышланган беренче чара.

«Безнең өчен әлеге акцияне уздыру бик мөһим, аэропорт бит бөек шагыйрь исемен йөртә. Аэропорт чираттагы тапкыр иҗат коллективлары чыгышы мәйданчыгына әверелде, — дип билгеләп үтте Г.Тукай исемендәге «Казан» аэропорты матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин.

Аның әйтүенчә, 2019 елда ТР Транспорт министрлыгы һәм «Казан» аэропорты Г.Тукай иҗаты тематикасында аэропортны бизәү концепциясен эшләүгә кереште. 2019-2020 елларда кайбер проектлар гамәлгә ашырылган. Мәсәлән, Г.Тукай әсәрләреннән алынган юллар, билгеле бер орнаментта стенага урнаштырылган «Тукай нуры» арт-экспозициясе яки фотозонасы. Аэропорт бинасында пыялаларда татар орнаментлары да бар, очып китүне көтү зоналарында — татар классикларының, шул исәптән Г.Тукайның китаплары урнашкан агач формасындагы китап киштәләре дә бар. Ә Тукай биографиясендәге мәгълүматны аэропортның утырту талоннарының арткы ягына урнаштырганнар.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Александр Кузнецов