КФУ студентлары Казанда “Россиянең гүзәл студентлары” исеменә көч сынаша алачак.

18-23 ноябрьда Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә “Россиянең гүзәл студентлары”дип исемләнгән талантлар бәйгесенең V милли Бөтенроссия этабы узачак.

Әлеге конкурс Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм федераль яшьләр эшләре агентлыгы ярдәмендә уздырыла.

Бәйгедә профессиональ һәм югары белем бирү оешмаларында укучы, һәм үзләрендә узган этапта призлы урыннар яулаган 16 яшьтән алып 25 яшьлек кызлар катнаша ала.

Әлеге конкурста катнашу өчен үзеңнең гаризаңны 18 октябрьгә кадәр әлеге https://studvesna.info дигән сайтка кереп электрон форматта җибәрергә кирәк. Катнашучылар бәйгенең таләпләре белән әлеге сайтта танышып була https://studvesna.info/krasa-studenchestva-rossii/.

Бәйгедә катнашу бушлай. Барлык чыгымнарны бәйгене уздыручы оешма үз өстенә ала. Катнашучы кызларга яшәү урыны һәм көнгә өч тапкыр ашату каралган дип хәбәр итә оештыручылар.

Илсинә Тимерова әзерләде.