КФУ студентлары коронавируска каршы прививканы университет клиникасында ясата

Бүген СОVID тан прививканы Геология һәм нефть-газ технологияләре институты, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты хезмәткәрләре һәм студентлары ясатты.

Казан федераль университеты клиникасы студентларны коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләүне гамәлгә ашыра.

КФУ униклиникасының эпидемиология бүлеге мөдире Татьяна Шляпченкова хәбәр иткәнчә, бүген поликлиникада КФУның 48 хезмәткәренә һәм студентына привика ясау планлаштырыла. Институтта 50дән артык кеше прививка ясатырга теләсә, университет клиникасы хезмәткәрләре килеп тә ясарга мөмкин, әгәр дә бу сан 50дән кимрәк булса, вакцина ясатырга Университет клинасы поликлиникасы чакыралар.

Исегезгә төшерәбез, КФУ клиникасына COVIDтан — 250 доза вакцинаның яңа партиясе килде.

Шулай итеп, бүген поликлиникада (Вишневский ур., 2а) вакцинацияне Казан университетының  Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты, Геология һәм нефть-газ технологияләре институты хезмәткәрләре һәм студентлары узды. Дүшәмбе көнне прививка эстафетасын КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты хезмәткәрләре һәм студентлары кабул итәр дип көтелә.

«Төп шарт — кеше сәламәт булырга һәм вакцинация вакытында авырмаска тиеш, коронавирус белән авырмаган затларга прививка ясалырга тиеш, — диде КФУ униклиникасы эпидемиологы. — Антитәнчекләр «Спутник V» («Гам-КОВИД-Вак») икенче компоненты кертелгәннән соң ике атнадан да иртәрәк эшләнмәячәк.

18 яше тулмаучыларга, йөклелек, бизгәк, хроник авыруларны үз эченә алган кискен халәт вакытында прививка ясау тыела.

«Мин бу вакцина турында бөтен булган мәгълүматны өйрәндем, биологлар, микробиологлар белән киңәшләштем, алар, сүз уңаеннан, инде прививка ясатканнар. Вакцинация кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Беренче прививканы ясаттым, үземне яхшы хис итәм, — диде иммунизациядән соң Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гомуми фәлсәфә кафедрасы доценты, КФУ Мәгариф департаментының әйдәп баручы белгече Евгений Маслов. — Тагын өч атнадан соң миңа икенче прививка ясатырга туры киләчәк».

Шул ук институтның 2 нче курс студенткасы Диана Бутлеровская үз карарын вакцинация файдасына бик тиз кабул итә, моны ул табиблар гаиләсендә тууы белән аңлатты.

«Процедураны бик тыныч үттем: алдан язылу буенча килдем, башта терапевтка, аннары прививка ясату кабинетына җибәрделәр. Миңа прививка ясадылар, ярты сәгатькә поликлиникада калырга киңәш иттеләр «, — диде студентка.

Прививка ясатырга теләк белдерүчеләр арасында Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының 3 нче курс студенты Динара Вәлишева да бар иде.

«Социаль җаваплы кешеләргә КФУ униклиникасында иммунизация узу мөмкинлеге турында мин үз институтымда белдем. Шулай ук практика узу өчен, күп кенә компанияләр үз хезмәткәрләрен һәм безне саклау өчен прививка ясату турында мәгълүмат таләп итә. Мин һәм минем төркемдәшләрем процедураны узарга карар кылдык. Бүген мин вакцинациянең беренче этабын уздым, 21 көннән соң икенче этапны узарга планлаштырам. Үземне яхшы хис итәм «, — дип аңлатты ул.

Вакцинадан соң тән температурасы (субфибриль температура)күтәрелергә, арыганлык, ис югалту булырга мөмкин. Бу прививкага нормаль реакцияләр.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов