КФУ студентлары май бәйрәмнәрен ничек уздырган?

1-5 нче май ил буенча ял көннәре дип игълан ителгән иде. Имтиханнар алдыннан студентларга бәйрәмнәрдә  берникадәр ял итеп алу мөмкинлеге туа. Бу ялларны ничек үткәрүләре турында студентлар үзләре  сөйли.

КФУның 1 нче курс студенты Айзилә Шәймөхәммәтова шаулы шәһәрдән туган авылына кайтып китүен белдерде: “Беренче көнне шашлык, икенче көне ызба юдык, ә аннан бакча җыештырдык. Авылда башта бәйрәм итәләр, аннары эшлиләр бит”.

Универсиада авылында яшәүче чит илдән килгән студентлар да ялларын күңелле уздырганнар. Мәсәлән, Кытайдан килгән Тиян Ю буш вакытын үзенең яраткан шөгыленә багышлавын әйтеп узды:

— Мин көне буе фотосурәтләр төшердем, ә кичләрен егетләр белән волейбол уйнадык. Россиядәге яллар безне шатландырды, чөнки Кытайда май бәйрәмнәре юк.

— Бездә 1 нче май көнне шашлык пешерү йоласы бар. Авыз итеп карамадыңмы?

— Юк, бездә, гомумән, аны ашыйсы килү теләге юк. Дөресен генә әйткәндә, күңел тартмый.

Төркиядән килгән Анастасия Хархордина да ялларын Универсиада авылында үткәрергә мәҗбүр, чөнки кайтып йөрү озак вакытны ала. Матур җылы көннәр булганда урам әйләнеп керә,  Skype аша әти-әниләренең хәлләрен белешә икән. “Мин үзем Украинага кайта алмадым, шуңа гаилә учагында пешкән шашлыкны әни җибәргән фотосурәт аша гына “авыз иттем”. Безнең илдә дә Россиядәге шикелле йолалар: бакчада эшләү, бөтен җирне тәртипкә салу, табигатькә чыгып, учакта ит кыздыру. Илләр арасындагы мөнәсәбәтне яхшы аңласак та, уртак традицияләр барыбер күңелне җылыта, якынайта”.

Димәк, шундый нәтиҗәгә килеп була: кемнәр туган өйләренә якын яши – алар әти-әниләре янында, ә кемнәр ерак – бәйрәм көннәрен Универсиада авылында  үткәрә.

Ралинә Заһидуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.