КФУ студентлары Minecraft уенында Сабантуй үткәрәчәк

Виртуаль киңлектә Сабантуй бәйрәме 26 июньдә узачак.

Казан федераль университетының Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институты студентлары «К9» коммуникация агентлыгы белән берлектә  популяр Minecraft  видеоуены серверында Сабантуй бәйрәменең онлайн-версиясен эшләтеп җибәрәчәкләр.

«Элек безнең институт студентлары Minecraft та Универсиада авылы, КФУ биналарын төзеделәр. Хәзер алар уеннарда катнашучыларны язгы кыр эшләрен тәмамлауның татар һәм башкорт халык бәйрәме белән таныштырырга булдылар», — диде КФУ Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институтының тәрбия һәм социаль мәсьәләләр буенча директор урынбасары Антон Егорчев.

26 июньдә Minecraft та Сабантуйны хәтерләткән локация барлыкка киләчәк. Әгәр Minecraft уенына 11:00 дән 20:00 гә кадәр керсә, бәйрәмнең ничек узуын теләсә кем күрә ала. Серверга керү ВКонтактеда ИВМиИТ төркемендә ачылачак. 15:30да онлайн-бәйрәмгә Vika Karter һәм Утенок Джек кушылачак. Алар локация буенча онлайн-экскурсия үткәрәчәк һәм Сабантуйның ни икәнен аңлатачак.

«Минем җитәкчелектә сигез студенттан торган команда ай дәвамында Сабантуйның вакыйгалар булачак  виртуаль мәйданчыгын булдыру буенча эшләде. Уенда катнашучылар Сабантуйның  традицион ярышларын күрә алачак: кашыкка йомырка саплып йөгерү; чиләк-көянтә белән йөгерү; бүрәнә өстендә печән тутырылган капчыклар белән сугыш; гер күтәрү; ат чабышлары, әтәч бәйләп куелган баганага менү һәм башка бик күп нәрсәләр. Без бәйрәмне ничек күз алдына китерәбез, шулай тәкъдим итәргә тырыштык. Бу җиңел булмады, чөнки Minecraft — «кубик» уены, монда барысы да LEGO конструкторындагы кебек шактый зур кубиклардан тора. Уенның мондый төрен «комлыклар» дип атау кабул ителгән, — дип сөйләде Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институтының 2 нче курс магистранты Алмаз Әхмәтҗанов.

Ул студентлар онлайн-бәйрәм әзерләүгә күңел биреп эшләделәр һәм алар Сабан туе атмосферасын тапшыра алган дип өметләнәм, дип билгеләп үтте.

Автор: Лариса Бусиль