КФУ студентлары Музей атнасы акциясенә кушылды

Казан федераль университеты Психология һәм белем бирү институты студентлары һәм мөгаллимнәре Музей атнасы дигән акциядә катнаштылар. Аның кысаларында булган очрашулары хакында алар болай дип яза. 

Казан Кремле  – Татарстан тарихы һәм мәдәниятенең уникаль һәйкәле, үзендә борынгылыкны һәм заманчалыкны, төрле халыклар мәдәниятләрен, риваятьләрне һәм фактларны берләштерүче Казаныбызның «йөрәге». Мәркәзәбез Казанда Музей атнасы кысаларында без студент шәкертләребез белән, эстетик тәрбия бирү максатын күздә тотып, апрель аеның бер кояшлы һәм нурлы көнендә Казан Кремленә – аның музей-галереяларын, анда тупланган коллекцияләрне карарга юл тоттык.

Кремль диварлары эченә кергәч үк, безне шунда ук сихри дөнья үзенә җәлеп итте: без мәдәни-тарихи әкияткә килеп кердек. Мин студентларыма Кремль буйлап экскурсия күрсәттем. Студентларыбыз белән “Ислам мәдәнияте музее”, күргәзмә залы “Манеж”, “Хәзинә” милли картина галереясы, “Татартан Республикасы һәм татар халкының дәүләт тарихы” музее, “Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы”, Санкт-Петербург Эрмитажының филиалы «Эрмитаж-Казан» үзәге экспозицияләре белән таныштык.

“Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы”нда без  Бөек  Ватан сугышы, аның тарихы турында  бик  күп  кызыклы  мәгълүмат  алдык.  Андагы экспонатлар,  хатлар,  плакатлар,  фотолар,  төрле  корал макетлары, сугыш киемнәре – һәммәсе дә, студентларда олы хисләр, бик  зур кызыксыну,  хөрмәт уятты. Музейда  студентларыбыз алган  хис-тойгылар  алар  күңелләрендә  мәңге  сакланыр дип уйлыйбыз.

“Ислам мәдәнияте музее”нда студентларга Казан татарларының ислам диненең үзенчәлекләре, спецификасы күрсәтелде. Аларга монда ислам дине белән бәйле цивилизация хакында, ислам дөньясының фәне һәм мәдәнияте турында тәфсилләп сойләнелде, татар халкының ислам мәдәнияте үсешенә керткән өлеше хакында мәгълүмат бирелде. Монда ислам дине традицияләренең татар халкының мәдәниятендә һәм сәнгатендә ничек чагылыш тапканы турында сөйләнелде.

 

Казан Кремле студентларыбыз күз алдына гаҗәеп истәлекле, бердәм архитектура һәм культура ансамбле булып килеп басты.


Эльмира Сәлимҗанова, Әнвәр Хуҗиәхмәтов. КФУ Психология һәм белем бирү институты.