Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры – Россиянең иң зур театрларының берсе. Күркәм көзге көннәрнең берсендә Казан федераль университетының студентларына опера һәм балет театрының сәхнә арты тормышына чуму мөмкинлеге бирелде. Булачак педагоглар сәхнә артындагы тормышны күзәтә алдылар, театрның эчке ягын игътибар белән карадылар, бинаның эчке бизәлеше, искиткеч матурлыгы белән сокландылар, театрда катлаулы иҗади механизмны тудыручы һәм идарә итүче шәхесләр белән таныштылар.
Студентларның театр тормышы белән танышу Казанда опера һәм балетның барлыкка килү тарихына багышланган зур булмаган экскурсиядән башланды. Экскурсовод безгә 1804 елгы беренче опера тамашалары, беренче опера труппалары барлыкка килүе һәм 1874 елда төзелгән театрның беренче бинасы турында сөйләде. Хәзерге бинага труппа 1956 елда күчә. 2005 елда реконструкцияләгәннән соң, театр үзгәреп, тагын да матурайды. Шулай ук безгә театрның техниклар эшендәге яңалыклар турында сөйләнелде. Мәсәлән, биредә «плунжер» кебек уникаль механизм кулланыла башлаган, аның ярдәмендә билгеле бер сәхнә участокларын күтәрергә мөмкин, шул рәвешле, куелышның кирәкле планнарына төгәл акцентлар ясап була.
Илнең бөтен театр белгечләре Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрын анда куела торган легендар проектлар буенча беләләр – ул Шаляпин һәм Нуриев фестивальләре. Әлеге брендлар тирәсендә ыгы-зыгы шулкадәр зур ки, ике фестиваль спектакльләренә билетлар сатуга кергәннән соң, беренче сәгатьләрдә үк сатылып бетә. Федор Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале 1982 елдан бирле, Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале 1987 елдан бирле үткәрелә.
Әлбәттә, студентлар өчен иң кызыклысы – реквизит цехына экскурсия булды. Күп санлы меч һәм шпагалар, бутафор ашамлыклар, җиләк- җимешләр һәм хәтта ясалма башлар – барлык экспонатларны зур игътибар белән һәм сак карадык. Искитмәле зиннәтле киемнәр, бизәнү әйберләре, корал һәм тамашачы сәхнәдә күргән барлык декорацияләр, пейзажлар реквизиторлар, рәссамнар һәм костюмерларның алтын куллары белән эшләнгән.
Шулай ук декорацияләр ясау процессының ничек баруы турында сөйләделәр. Бер полотно өстендә 10га якын кеше эшли икән, барысы да кул чуклары һәм махсус буяулар белән языла. Барысы да бер миллиметр төгәллеге белән тикшерелә. Нәтиҗәдә, полотноларда гаҗәеп пейзажлар, сугыш сәхнәләре һәм бай патша йортлары, искитмәле диварлар җанландырыла, спектакльдәге вакыйгалар атмосферасын күрсәтергә булыша.
Студентларның театрда кайбер артистларны да аларның репетицияләре вакытында күрү мөмкинлеге булды, шәкертләр аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Шулай итеп, балет дөньясының кайбер мифлары таралды, студентлар театр эшенең үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен һәм авырлыкларын белделәр. Студентлар күргәннән һәм ишеткәннән соң, шулхәтле уңай эмоцияләр белән тулы иделәр. Алар зур дәрт белән берсе артыннан берсе үз фикерләре белән бүлештеләр. Ниһаять, күп сорауларга җавап табылды һәм татар опера һәм балет театрының сәхнә арты тормышының кайбер серләре безгә дә ачылды.