КФУ студентлары программалаштыру Чемпионатында беренче

11-14 апрель көннәрендә Самара университетында Идел буе программалаштыру буенча тугызынчы Ачык команда студентлар чемпионаты узды. 

Чемпионат дөньяда киң таралган  ACM ICPC форматында булган. Чара сентябрьдә узачак дөнья чемпионатына әзерлек булып тора. 

Идел буе чемптонаты традиция буенча яшь командаларны гына түгел, инде тәҗрибәле, үз осталыкларын чарлау һәм бергә эшләргә өйрәнә торган өлкән командаларны да җыя.

Чемпионатта быел 80 команда катнашкан. Шуларның икесе — рәсмим булмаган зачетта көч сынашкан, ә дүртесе мәктәп һәм лицейларны тәкъдим иткәннәр. Казан федераль университетын иң яхшы программистлардан торган 4 команда тәкъдим иткән.

I Дәрәҗә дипломга Ягофаров Максим, Иликаев Артем, Капранов Руслан (ИВМиИТ, ИТИС) торган команда лаек була. Шулай ук безнең университетның башка командалары да II, III дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнәләр һәм эшләре уңай бәяләнә.

Чемпионатның биремнәрен бер яктан кечкенә фәнни ачышка тиңләргә мөмкин. катнашучыларга 5 сәгать эчендә 15 мәсьәлә чишәргә кирәк иде.