КФУ студентлары — РФ Президенты стипендиатлары

Казан федераль университетының 16 студенты 2018/2019 уку елында Россия Федерациясе Президенты стипендиатлары булдылар. Стипендия 2018 елның 1 сентябреннән 2019 елның 31 августына кадәр түләнә һәм аның күләме — 2200 сум. КФУдан Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем бирү министрлыгына стипендиягә дәгъва итүче 18 кеше җибәрелгән иде. 

Россия Федерациясенең Президенты стипендиясе укуда, фәнни эзләнүдә, иҗатта, конкурсларда, төрле фестивальләрдә үзләрен актив күрсәткәннәре, журналларда үз фәнни мәкаләләрен бастырганнары өчен тапшырыла. Стипендиягә ия булучыларның исемлеге.