КФУ студентлары — «Россия студентлар язы» фестивале җиңүчеләре

Пермьдә «Россия студентлар» язы фестивале тәмамланды. Гомумкоманда зачетында Татарстан делегациясе гран-прига ия булды. Команда составына Казан федераль университетының 30 студенты кергән иде. 

Фестивальнең йомгаклау этабы Пермьдә 14-18 май көннәрендә булды. Анда илебезнең 75 төбәгеннән 3000 студент катнашты.

Татарстан делегациясен 95 катнашучы тәкъдим итте. Аларның 30ы — КФУ студентлары. Алар Халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан, Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтыннан, Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтыннан, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан, Физика институтыннан, Экология һәм табигатьтән файдалану институтыннан һәм ИТИС Югары мәктәбеннән.

Фестивальнең җиңүчеләре белән ТР Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов та очрашты.

Казан университеты студентлары фестивальдә берничә номинациядә җиңүче булдылар. 2012 елда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында барлыкка килгән «Зарница» халык җырлары ансамбле һәм КФУның Яр Чаллы институты студенты Айрат Хисамов үзе иҗат иткән җырны башкарып I дәрәҗә лауреат булдылар. 

КФУның җыелма бию коллективы Support һәм Im(аge) иҗади коллективы II дәрәҗә лауреат булдылар. 

Соңгы елларда Татарстанның җыелма командасы «Россия студентлар язы» фестивалендә 6 тапкыр җиңүгә иреште. Бу илебезнең башка төбәкләре арасында иң яхшы күрсәткеч.

«Студентлар язы» фестиваленең программасы 7 юнәлеш буенча үтте: музыка, бию, театр, оригиналь жанр, журналистика, видео һәм шулай ук төбәк программасы. Быел катнашучыларны 39 эксперт бәяләде.