КФУ студентлары «Россия Туристы» билгесен алырмы?

Турист дигәч, урман-кырларның матурлыгына хозурланып йөрүчеләрне күз алдына китерергә күнеккән без. Бу – бик гади аңлау, әлбәттә. Чын турист холкының серләренә төшенер өчен, КФУның «Җиде румб» турклубына йөрүчеләр белән танышырга, яки әлеге оешманың вәкиле булырга кирәк. «Җиде румб» егет-кызларының кышкы яллары бик кызыклы үткән икән. 1-7 нче февральдә алар, «Россия Туристы» билгесе нормаларын үтәү максаты белән, Кышкы уку-спорт походына чыгалар. Һәм иң мөһиме – бу туристик сәфәр илебез тарихында күренекле урын тоткан Бородино кырына багышлана.

1eLCk8ykieM

Кышкы походны «Җиде румб» турклубының җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллин һәм халыкара класслы гид-проводник, Россиянең туризм буенча спорт мастеры, Россиянең атказанган сәяхәтчесе, ТРның атказанган физик тәрбия хезмәткәре Илдар Җамалетдинов оештырган.  Сәфәрнең нәтиҗәләре турында Рөстәм Фәрхуллин сөйләде.

Экспедициянең маршруты, Бородино станциясеннән башланып, Бородино кыры, Мәскәү елгасы башы, Петрищево авылы, Мәскәү шәһәре пунктларын алып төзелгән иде.

Маршрутның шушы рәвештә төзелүе юкка түгел, чөнки нәкъ Бородино кырында ике сугышның хатирәләре сакланыла: 1812 нче елгы Ватан сугышы һәм 1941 нче елгы Бөек Ватан сугышы.

1 нче февраль кичендә, Казан-Мәскәү поездына утырып, юлга кузгалдык. Алдагы көнне инде без Мәскәүдә идек. Бородино станциясенә барып җитәр өчен, электричкага утырдык. Станциягә килеп җитү белән, үзебезнең «төенчекләрне» барладык, чанага урнаштырдык. Үзебез чаңгыга бастык, ләкин, кар җепшек булу сәбәпле, юлыбыз бик авырга туры килде. 3 чакрым юл үткәч, беренче туктап ял итү урынына килеп җиттек. Букчаларыбызның авырлыгы талчыктырса да, ял итәргә иртәрәк иде – палаткаларны урнаштырырга, учак ягарга, ризык хәзерләү өчен, чиста кар табарга кирәк. Биремнәрне бүлешеп башкаргач, бөтен ару онытылды. Беренче көннән үк студентлар кышкы походның үзенчәлекләрен аңлады. Иң истә калганы – төнлә, чиратлашып, бер сәгать кизү тору. Студентларга кызык: «Әйдәгез, «страшилка» сөйлибез», – дип көлешәләр.

Динә Борһанаева, Фундаменталь медицина һәм биология институтының 3 нче курс студенты:

«Сәяхәтебезнең беренче көннәрендә куркыныч иде. Ничек инде кышын палаткада йоклыйсың? Ничек инде кардан ризык пешерәсең? Башыма сыймый иде. Ләкин эшнең үзенә тотынгач, бөтен авырлыклар онытылды. Һәр эш-гамәл күңелле шаяруга әверелде. Шәхсән минем өчен бу поход чыдамлылыгымны сынау булды. Минемчә, мин аны яхшы үттем.»
Q4H9p1L-RxU
3 нче февраль көнне иртәнге «ритуаллардан» соң Бородино кыры буенча киттек. Сәяхәтебез Наполеонның команда пункты булган Шевардин редуты, «Бөек Ватан сугышы вакытында Бородино» музее, «Бородино кыры» музей-тыюлыгы аша дәвам итте. М.И. Голенищев-Кутузовның команда пунктын һәм 1941 нче елгы туганнар каберен күрү бәхетенә ирештек. Бәхет микән?! Бер уйласаң, сугыш – кешелек язмышындагы иң зур афәт, кайгы. Икенче яктан, әлеге урыннар, Бородино кыры халкыбызның батырлыгы, югалтулары турындагы хатирәләрне саклый, сугышның михнәтен онытмаска чакыра.

Марина Андреева, А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының 2 курс студенты:

«Ватан сугышлары узган Бородино кыры буенча атлаганда, аңлатып бетермәслек горурлык тойдым.»

Олы елгалар да инештән башлана икән. Дровнино станциясенә килеп, без Мәскәү елгасы башына сәяхәт кылдык. Станциядән елга башына кадәр 15 чакрым юл үтәсе булды.
rfrwlLqxpFg
Истә калган пунктларның берсе – Зоя Космодемьянская музей-мемориалы. 18 яшьлек кыз бала, Советлар Союзы герое турындагы бәянне тыңлагач, сәяхәтчеләр соклануларын яшермәде.

Алдан уйланылганча, походыбыз Мәскәү шәһәре буенча дәвам итте. 6 нчы февральдә без МДУның Ботаника бакчасында, 1812 һәм 1941 нче елгы Ватан сугышлары музеенда, Мәскәү шәһәренең Архитектура музеенда, Кызыл мәйданда булдык. Ә алдагы көнне без инде Казанда идек.
trqTzRDu1h8
Валентин Михайлов, Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының 2 курс студенты:

«Рәхмәт» диеп башлыйм әле үземнең хикәямне. Минем тормышымда мондый вакыйгалар бик сирәк була. Ә тормыш бит ул кызык кәмитләр күрсәтергә ярата. Шулай, бер дә уйламаганда, күп кенә кешенең теләгенә каршы сәяхәткә чыгарга булдым. Җыела торгач, тугыз кеше булдык. Сәяхәтнең 1812 елгы сугышлар барган җирләрдә булачагын белгәч, миндә милләтпәрвәрлек рухы күтәрелеп китте. Китаптан гына укып белгән сугышлар узган җирләрне үз күзем белән күргәч, күңелемне шом басты. Поездга утырып, өйгә кайтырга чыккач кына, күңелгә тынычлык керде. Бу сәяхәтнең соңгы булмавына чын күңелемнән ышанам. »

Әгәр дә син сәяхәт, туристик походлар белән кызыксынасың икән, «Җиде румб» клубына рәхим ит. Очрашулар һәр чәршәмбе сәгать 16.00дә оештырыла. Урыны: Сул болак урамы, 34 нче йорт, 37 нче аудитория. «ВКонтакте» социаль челтәрендә төркемебез бар: http://vk.com/club67157192. Сорауларыгыз туса, клубның җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллинга мөрәҗәгать итә аласыз (тел. 89172426090).

Рөстәм Фәрхуллин, Экология һәм география институты ассистенты