КФУ студентлары «Сәләт» форумнарында актив катнашалар

Июльнең 16сыннан 21енә кадәр Татарстанның Алексеевск районының Биләр тыюлыгында IT Biler Forum үтә. 

Анда Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 1200 мәктәп укучысы катнаша. Казан федераль университеты студентлары форумда әйдаманнар һәм волонтерлар сыйфатында катнашалар.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча быел «Сәләт» форумы беренче тапкыр 6 сменада үтә. Аның төп форумы — иҗат белән мавыккан яшьләрне берләштерү, аларны рухи һәм мәдәни ягыннан баету. Форум — татарча-русча икетеллелекнең реаль территориясе. IT-технологияләр һәм белем бирү өлкәсендә идеяләр, тәҗрибә белән бүлешү платформасы да. 

Барлыгы форум эшендә 15 меңнән артык сәләтле сәлкешләр катнаша. Болардан тыш бик күп талантлы яшьләр, кунаклар һәм Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең 45 төбәгеннән һәм 15 чит илдән эксперт катнаша. Һәрбер форумның үз уникаль профиле бар һәм балаларның, яшьләрнең потенциалын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

Бу форумга кадәр КФУ мөгаллимнәре катнашучыларга төрле мастер-класслар үткәргәннәр иде.