КФУ студентлары С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары

Бишенче ноябрь көнне татар әдәбиятында якты эз калдырган күренекле татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләймановага багышланган XIV әдәби премия тантанасы булып узды. Стипендиатлар арасында КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбе студентлары да бар иде.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияне гамәлгә куйган “Татнефть” компаниясе өч лауреатны һәм өч кызыксындыру премиясе иясен билгеләнде. Югары мәктәп студентларыннан Зәйнәп Шаһвәлиева (10.2-601 төркем), Зәринә Хуҗина (10.2-801 төркем) һәм Салават Кадыйров (10.2-821 төркем) стипендиат дәрәҗәсенә лаек булды. Премияләр тантаналы бәйрәмдә Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән тапшырылды.

Әлеге өч студентыбыз белән әңгәмә корып сөйләштем. Зәйнәп Шаһвәлиева Саҗидә Сөләйманова стипендиясенә ия булу зур бәхет булуын әйтте:

– Әле берничә ел элек кенә моның турында хыяллану түгел, уйлап карарга да кыймый идем, чөнки шигырь минем өчен гел ниндидер сихри, ләззәтле, эчке дөнья авазы булып тоелды. Хәзер исә мин шигърияткә, һәм, гомумән, әдәбиятка кешене (автордан башлап, укучыга кадәр) тәрбияләү чарасы итеп карыйм. Хисләр килгәндә, алар күп һәм төрле. Татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән, аны чын мәгънәсендә үстергән кешеләр белән бер сәхнәдә басып тору, беренче чиратта, иҗатка карата булган җаваплылыкны арттыра. Икенче яктан, күңелдә тирән рәхмәтлелек һәм ихтирам көчен уята.

– Сиңа кем яисә нәрсә этәргеч бирде?

– Халисә апага, аның җитәкчелегендә Филология һәм мәдәниятара институтында эшләп килгән “Әллүки” түгәрәгенә, иҗатлары ашы шигърияткә тагы да ныграк гашыйк итә белгән кызларга зур рәхмәтлемен.

– Хәзерге татар яшьләре дигәндә нәрсә күз алдыңа килә?

– Халык, милләт турында сөйләшә башлауга күз алдыма яшь буын шагыйрьләре һәм язучылары килеп баса. Үз сүзләрен, үз фикерләрен яңа формадагы сәнгатьле сүз аша белдерә алучы буын яшәгәндә киләчәк өчен курку булырга тиеш түгел дип саныйм. Хәзерге язучыларның татар әдәбиятын яңартып, яңа юнәлешләргә кертеп, дөньяга таныта алачакларына бер шигем дә юк.

Икенче әңгәмәдәшчем Зәринә Хуҗина Саҗидә Сөләйманова премиясенә тәкъдим иткәч, каушап калуы турында сөйләде:

– Кем инде мин? Минем өчен бу зур дәрәҗә. Нечкә хисле, көчле рухлы, тирән фәлсәфәгә ия шагыйрә исемендәге әдәби бүләккә лаекмы мин? Шундыйрак уйлар килде. Әлбәттә, махсус иҗади стипендиягә лаек булу тагын да зур җаваплылык өсти. Миңа ышанганнар икән, димәк, мин ышанычны акларга, үз иҗатыма тагын да җитдирәк карарга тиеш. Минем шигырьләрем укучы күңеленә үтеп керә алган, аны уйланырга мәҗбүр иткән икән, димәк, юкка түгел. Дусларым миннән үз исемнәрен кушып, үзләренә багышлап шигырь язуымны сорый, аларга ошаса, мин дә сөенәм. Илһамым арта.

– Бу шатлыклы хәбәрне белгәч тә нинди хис-кичерешләр кичердең?

– Беркөнне Гүзәлә миңа: “Саҗидә Сөләйманова премиясенә сине сайладык”, — дип язды. Башыма төрле уйлар килде. Чынлап та микән, мин бөек шагыйрәнең премиясенә лаек? Шул ук вакытта шатлану, сөенү, җаваплылык хисләре дә биләп алды, димәк, минем шигырьләр мин уйлаганча начар түгел.

– Синең уйлавыңча, татар әдәбияты үсеш чорын кичерәме?

– Әдәбият һәрчак үсештә булырга тиеш. Әгәр алмашка яшьләр килми икән, нинди үсеш турында сүз булырга мөмкин? Әдәбият дәрьясы шаулап аксын өчен, әлбәттә, яшьләрне җәлеп итүнең юлларын табу кирәк. Яшьлек ул — үзе бер үзенчәлекле дөнья. Бүгенге яшьләрнең рухи дөньясы гаять бай, нәкъ Тукай әйткәнчә дияр идем мин «без аның бик зур фәһерле, чын бриллиант кашлары». Әдәбиятка үз сүзләрен курыкмыйча тирәннән уйлап әйтә алган яшьләр дулкыны килә дияр идем. Аларның тел-сурәтләү чаралары да, милли мәсьәләләргә карашлары да, бәлки, күпләргә аңлашылып та бетмидер, чөнки соңгы елларда әдәбият белем әзерлеге чамалы булган үзешчәннәр белән тулды. Рухи кыйммәтләр көчле, иҗат дәрәҗәсе югары булган әдәбият ул – чын әдәбият, классикларыбыз йөзенә кызыллык китерми торган әдәбият дип уйлыйм мин.

Миңа канат куйган, иҗатка этәргеч биреп торган «Әллүки» түгәрәгенә һәм Халисә апа Ширмәнгә рәхмәтем зур. Күпме яшь талантка юл ача, иҗат серләренә төшендерә бит ул.

Чираттагы әңгәмәдәшчем Салават Кадыйров әлеге премиягә ия булу – язмышында иң зур җиңү булуын атады:

– Иҗат иткән кешегә һәрбер җиңү, әлбәттә, куанычлы хәл. Әлеге җиңүне тормышымда тагын бер адымга атлау дип бәялим, чөнки һәр җиңү мине дәртләндерә, мине үземдә яңа көчләр тоям. Иҗади кеше булгач, кайвакыт уйланып та куясың: мин нәрсә турында язам, уйланам икән дип. Шундый матур көндә җиңүгә ирешкәч, иҗадилыкны югалтмаска көч барлыкка килә. Премиягә аз күләмдә генә кешеләр ия булды, шуңа күрә мин алар арасында булуыма икеләтә шат.

Әлеге җиңүемә карата бары тик күтәренке хисләр генә тоям, ул бөтенләй дә көтелмәгән булды. Документларны җыеп җибәргәндә үзеңнең иҗатыңа нинди дә булса бәя бирү, минемчә, кыен. Димәк, иҗатым югары бәяләнгән дип ышанып калам. Эшләремне тикшергән, караган кешеләргә зур рәхмәт!

– Кайчаннан бирле илһамланып китеп иҗат җимешләреңне тудыра башладың?

– Дөресен әйткәндә, кечкенәдән үк. Татар халык фольклорында җырлап, биеп, коллективлар белән күп йөрдем. Татар такмакларын, әйтемнәрен ятлап, әбиләр белән сөйләшеп утырырга ярата идем.

Язучы кеше баштагы чорда үзе өчен генә яза. Иҗатын кешегә күрсәтерлек дәрәҗәгә җиткәч, ул эшләрен халыкка тәкъдим итә башлый. Минем белән дә нәкъ шулай булды. Тора-бара язучылар бәя бирде, кирәк җирдә тәнкыйтьләделәр дә, киңәш тә бирделәр. Хәзерге вакытта мин Халисә Хатыйповна җитәкләгән “Әллүки” иҗат берләшмәсендә актив шөгыльләнәм.

– Хәзерге заман әдәбиятына татар яшьләре нинди үзгәреш китерде һәм ул яхшыгамы?

– Яшьләрнең иҗат, сәнгать кызыксынулары сөенечле күренеш, чөнки бүгенге көндә аларны башка әйберләр дә җәлеп итәргә мөмкин. Технологияләр заманасы килде, шуңа күрә кеше китапны һәм каләмне тотып, булган уй-кичерешләрен, осталыкларын күрсәтү яисә теркәп кую кайвакыт югала бара дип тә уйлап куям. Яшьләрнең дөньяга карашы үзгәрде дияр идем. Шул ук вакытта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган яңа пьесаларны күзәтеп барам, көннән-көн яңа проектлар барлыкка килә. Әлбәттә, болар татар яшьләренең иҗатын алга сөрү максаты белән оештырыла. Миңа калса, бөтен Татарстан буенча шундый мохит туа башлады. Яшьләрнең эшләрен халыкка тәкъдим итү мине шатландыра.

Яшьләрнең иҗатка килүе – үзгәреш җиле ул. Алар әдәбиятта барган процессны ниндидер бер үзгәрешкә кертә. Хәзер язылган иҗат җимешләре аерым бер үзенчәлеккә ия, алар башка төрлерәк. Минемчә, һәр язучы үзе яшәгән вакытка туры китереп яза. Яшьләрнең иҗатка тартылуы башка яшьләрне дә иҗатка китерә! Әйтик, шушы премиягә ия булучыларның иҗатлары белән кызыксынганнар башка язучыларның иҗатлары белән дә акрынлап танышырга теләкләре барлыкка килә дип уйлыйм. Моны мин уңай яктан бәйлим. Технология заманында да иҗат кешенең тормышында мөһим бер урын алып тора икән, бу бик тә сөенечле хәл.

 

Зилә Мөбәрәкшина. Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 курс студенты.