КФУ студентлары — Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендия лауреатлары!

gisnyedibwm
С.Сөләйманова исемендәге әдәби стипендия лауреаты — КФУ Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студенты, «Darelfөnүn» газетасының актив хәбәрчесе Алсу Сәлахова. Котлыйбыз, Алсу!

Быел әлеге стипендиягә КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студентлары — Йолдыз Хөрмәтуллина, Зөhрә Вилданова, Алсу Сәлахова, Зилә Сабитова ия булдылар. Ә Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе доценты, филология фәннәре кандидаты, язучы Халисә Ширмән — Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты булды!

qz2dtwxfqwq
С.Сөләйманова исемендәге әдәби стипендия лауреаты — КФУ Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студенты, «Darelfөnүn» газетасының актив хәбәрчесе Зилә Сабитова. Котлыйбыз, Зилә!

Һәр елны премия тапшыру һәм стипендиатларны билгеләү тантанасы табигатьтә алтын көз хакимлек иткән чакта Саҗидә Сөләйманованың иң матур чагы —  яшьлеге узган Әлмәт шәһәрендә уздырыла. Быел татар җәмәгатьчелеге «татарның Ахматовасы» тууына 90 еллыкны билгеләп үтә. Әлмәттә әлеге чара премия һәм стипендиатларны тәбрикләүдән кала чын шигърият бәйрәме төсен ала. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия һәм стипендия моннан 10 ел элек, шагыйрәнең тууына 80 еллыкны билгеләп үткән көннәрдә ул чактагы Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов тәкъдиме белән “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең “Рухият” яңарыш фонды белән берлектә гамәлгә куела. Шушы дәвер эчендә әдәби бүләккә һәм стипендиягә 60тан артык иҗатчы, 80нән артык студент лаек булган. Иң сөенечлесе — алар арасында күпчелеге КФУ  студентлары булуы.

«Кеше барыбер кошлар нәселеннән,» — дип язган Саҗидә апа Сөләйманова. Менә шул хыял канатлары белән булса да, илләр, күклэр, әдәбиятларны гизәр өчен «Рухият» фондының шул рәвешле матди ярдәм күрсәтүе — безнең өчен уңай күренеш. Бу бит тарихыбызны, үткәннәрне, аерып әйткәндә Саҗидә Сөләйманованы һәм иптәше Әдип ага Маликовны искә алу белән беррәттән, әдәбиятның яңа буынын барлау дигән сүз дә. Шулкадәрле җылы, күңелле итеп оештырылган, хәзер инде традициягә әверелгән бу бәйрәм киләчәктә дә яшәсен, сөендереп торсын дигән теләктэ калам,» — диде үз фикерләре белән бүлешеп быелгы Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия иясе, КФУ Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студенты, студентларның «Әллүки» әдәби түгәрәк җитәкчесе Йолдыз Хөрмәтуллина.

P.S. С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия һәм стипендия лауреатларын без дә ихлас күңелдән котлыйбыз! Яңа иҗади дәрт, көч телибез!  

Фотолар: vk.com сайтыннан алынды.