КФУ студентлары Самарадагы «iВолга» форумында катнаша

Самара өлкәсендә Идел буе федераль округының «IВолга 2018» Яшьләр форумы башланды. Ул РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле патронажында һәм яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә үтә. 

Башка еллардагы сыман «iВолга» Идел буе федераль округына кергән барлык төбәк яшьләрен берләштерә. 10 көн дәвамында алар белән профессиональ экспертлар, бизнес-тренерлар, галимнәр һәм шулай ук төрле медиа шәхесләре эшлиячәкләр. Алынган белемнәре катнашучыларга алга таба үз проектларын эшләгәндә һәм грант өчен көрәшкәндә кирәк булачак. 

Быел «iВолга» форумы 26 июльдән 4 августка кадәр үтәчәк. Анда Кытай Халык Республикасыннан 150 кунакны да кертеп, 2 меңнән артык кеше катнашачак. 

Татарстан — форумның беренче көннәреннән үк анда актив катнаша. 2012 елдан 600 дән артык инициатив яшьләр  «IВолга» проект мәктәбен үткәннәр. Быел мәгариф-грант программасында катнашу өчен Татарстанның барлык муниципаль районнарыннан 95 яшь кеше сайлап алынган иде. Алар арасында 24 Казан федераль университеты студентлары да бар. Барлык катнашучылар да җитди сайлап алу этабын үттеләр. Һәр претендент жюрига үз проектларын түбәндәге юнәлешләр буенча тәкъдим иттеләр: «Фән һәм мәгариф», «Медиадулкын», «Син — эшмәкәр», «Мәдәни БУМ» һ.б.   

Форум кысаларында делегатларның төп бурычы үз проектларын беренче тапкыр төбәк экспертлар арасында, икенчесе — федераль жюри алдында яклау.

Быел конкурсның гомуми фонды 10 млн. сум тәшкил итә. Шулай ук 300, 200, 100 мең сум грантлар да тапшырыла. дүртенче урын алучыларны Байконурга, бишенче урын алучыны Мәскәү шәһәрендәге космонавтика музеена бару белән бүләклиләр.

6 ел дәвамында 32 инициатив татарстанлы үз проектларын тормышка ашыру буенча грантларга ия булганнар. «iВолга 2017» форумы нәтиҗәсендә генә дә Татарстаннан 7 проект 1 миллион 550 мең сумга грант ота. Быелгы форум 4 нче августта тәмамлана һәм шул ук көнне һәр сменадан җиңүчеләр билгеләнәчәк.