КФУ студентлары — шахмат һәм шашка буенча VII Республика турнирында җиңүчеләр һәм призерлар

Чара Татарстан көллиятләрендә һәм югары уку йортларында белем алучы студентлар арасында узды.

Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат һәм шашка буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе базасында фәнни-белем бирү кластеры һәм кластерара хезмәттәшлек, шулай ук сәламәтлекләре чикләнгән затлар белән эшләү буенча Вузара республика үзәге эше кысаларында  Татарстан Республикасы көллиятләрендә һәм югары уку йортларында белем алучы сәламәтлекләре чикле студентлар арасында шахмат һәм шашка буенча VII республика турниры узды.

Ярышларны  югары уку йортлары арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар белән эшләү буенча   республика үзәге (директоры — Е.В.Мелина) оештырды. Ярышлар “быстрые шахматы и шашки” спорт дисциплинасы буенча үткәрелде.

Чара йомгаклары буенча Казан федераль университеты студентлары 2 беренче урынны алды (шахмат һәм шашка).

Мәсәлән, Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты магистранты Андрей Агапчев егетләр арасында шахмат һәм шашки категориясендә ике беренче урынны алды.

Казан университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә ул җиңүгә ышаныч юк иде, чөнки ярышларда катнашучыларны белми идем, дип сөйләде.

«Ярышлар барышында көндәшләр белән партияләрдә уйнадым, һәм җиңүдә шикләр барлыкка килде, гәрчә алар минем кебек үк әзерләнгән булса да. Мин һәрвакыт үзем катнашкан  турнирларга әзерләнәм, мәсәлән, бөтенроссия бәйрәмнәренә багышланган, шәһәр, төбәк беренчелеге турнирлары. Берничә тапкыр миңа бөтенроссия ярышларында уйнау бәхете эләкте».

Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының 3 курс студенты Полина Шамаева кызлар арасында шахмат категориясендә җиңүче булды. Ул да узган турнир турында тәэсирләре белән уртаклашты:

«Мин җиңү турында уйламадым, чөнки мин турнирга шахмат уенында үз күнекмәләремне тикшерергә килдем. Көндәшләрем миннән көчлерәк яки көчсезрәк иде дип санамыйм. Без барыбыз да тигез идек».

Казан федераль университетыннан ярышларда шулай ук Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Илсаф Габизов та катнашты, ул егетләр арасында шахмат категориясендә өченче урынны яулады.

Җиңүчеләр алтын кубоклар алды.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова