КФУ студентлары шигърият бәйрәменең актив катнашучылары

Шигърият бәйрәмендә һәр елдагыча КФУ студентлары зур активлык күрсәтте. 

КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә Габдулла Тукай һәм башка әдипләрнең шигырьләрен төрле рольләргә кереп яңгыратты.

Туган тел көне уңаеннан оештырылган тантанада теләгән һәркем катнаша алды. Төп шарт – алып баручылар әйткән рольгә кереп, шигырьләрне яңгырату иде. “Без имтихан биргән рольгә кереп яисә чит ил кешесе булып Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич шигырьләрен укыдык”, — диде алар.

“Безгә тамашачылар көч биреп торды һәм чыгышыбыздан соң кул чаптылар. Аларның хисләнеп китеп тыңлаулары күңелгә якын иде”, — диде татфак студентлары.

“Минем өчен Туган тел көне чыннан да бәйрәм. Барлык кешеләр дә татарча сөйләшергә тырыша һәм татар кешеләре татарча белмәгән дусларына берничә сүз булса да өйрәтә. Бу – уңай күренеш. Бауман урамындагы мохит тә мине канатландыра”, — диде студент Динара Галләмова.