КФУ студентлары Сочида «Бөтенроссия студентлар марафоны» фестивалендә катнаша

1 февраль көнне Сочида «Бөтенроссия студентлар марафоны» яшьләр фестивален ачу тантанасы булды. Быел фестивальдә Россиянең 30 әйдәп баручы вузыннан командалар катнаша, алар арасында Казан федераль университеты делегациясе дә бар. 

3 көн дәвамында КФУ делегациясеннән 20 вәкил башка катнашучылар белән бергә  иҗат, спорт һәм интеллектуаль юнәлештәге төрле конкурсларда катнашачаклар. 1 февраль көнне командаларның капитаннары белән җыелыш, жирәбә үтте, ә кич белән студмарафонны ачу тантанасы булды. 

2 февральдә конкурсның беренче көне башланып китте. Ул парк волейболы буенча турнирдан башланып китте,  КФУ командасы искиткеч уен күрсәтте. Эрудицияле уенчылар үзләрен «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенында сынап карый алды. Алга таба боулинг буенча турнир һәм «Экобана» декоратив-гамәли сәнгатькә багышланган конкурс үтте. Быел катнашучыларга Россия һәм Көньяк Корея арасындагы мәдәни алмашу елына багышлап, корея бакчасы макетын эшләргә кирәк иде. КФУ командасы жюри әгъзаларына матур экобана тәкъдим иттеләр, Россия һәм Корея символлары — аю һәм гибискус турында сөйләделәр.

Фестивальнең беренче конкурс көне «Голос мира» вокаль конкурсы белән тәмамланды. Казан университты данын «Король Лев» мультфильмндагы Can You Feel the Love Tonight җыры белән Химия институтыннан Александр Никаньшин яклый. 

1 нче көн йомгакларына карасак, «Казан» командасы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенында 2 нче, ә парк волейболы буенча турнирда 1 нче урын яулый.