КФУ студентлары Сочига китте. Ял итәргә түгел.

 

Бүген Казан тимер юл вокзалыннан Татарстаннан 200 делегат Сочи шәһәренә XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә китте. Алар арасында Казан федераль университетының 66 студенты да бар. 

Делегатларга изге теләкләрен ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Иҗади яшьләр академиясе президенты Валентин Шихобалов җиткерделәр. Татарстан делегатларын озатырга шулай ук яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары да килгән иделәр. «Иҗат» мәйданы вәкилләре «Татарстан яшьләре» дигән җыр башкарды. Кузгалып китәр алдыннан катнашучылар вокзалның төп бинасы фонында истәлек өчен фотога төштеләр һәм «Татарстан Сочига бара» дигән видеомөрәҗәгать яздырдылар.

Аннан алдарак кына, 10 нчы октябрьдә фестивальгә баручы КФУ вәкилләре белән университетның Социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректор Ариф Межведилов та очрашкан иде.

 

Яшьләрнең һәм студентларның Бөтөндөнья фестивале — октябрьнең 14еннән 22сенә кадәр Сочи шәһәрендә үтәчәк халыкара зур вакыйга. Анда 180 илдән 20 меңнән артык кеше килүе көтелә. Дискуссион программа БМО билгеләгән 17 максат буенча үткәрелә. Моннан тыш, фестивальдә мәдәни һәм спорт программасын үткәрү дә планлаштырыла.

Татарстан 1 делегат урынына бирелгән гаризалар буенча лидер. 14 кеше урынына 2674 заявка биргән. Фестивальдә «Прогульщики» һәм «Мураками» төркемнәре,  «GRANDE» триосы чыгыш ясаячак. Биючеләр һәм республиканың иң яхшы иҗади яшьләре, Мисс Татарстан исеменә лаек Диләрә Ялалтынова мода өлкәсен күрсәтәчәкләр. Спорт мәйданында ВМХ-фристайл буенча дөнья чемпионы Ирек Ризаев булачак, Казан марафоны директоры Вадим Янгиров 2017 метр йөгерәчәк. Фестивальгә Татарстан делегациясе кысаларында шулай ук самбо буенча Россия кубогы баскетбол ярышлары җиңүчеләре дә бара. Дискуссион мәйданчыкны фәнни олимпиада җиңүчеләре, иҗтимагый эшләрдә актив катнашучылар тәкъдим итә. Шулай ук фестивальдә эшче яшьләр — «Татанефть», «КамАЗ», «Сетевая компания» вәкилләре дә бар. Матбугат үзәгендә блогерлар Ринат Галиәхмәтов (Татар малай) һәм Артур Шәйхетдинов эшлиячәкләр. Аларның Instagram социаль челтәрләрендә язылучылар саны 50 меңнән артык. Шулай ук алар арасында журналистлар, студент ГМЧ лары вәкилләре, фотографлар бар. 

Моннан алда гына Сочига Татарстаннан 180 волонтер киткән иде. Шуларның 87се КФУ студентлары.