КФУ студентлары — спорт көрәше буенча ярышларда җиңүчеләр

Казан университетының тагын алты студенты ирекле һәм грек-рим стильләре буенча призерлар булдылар.

Казан федераль университеты студентлары 2020-2021 уку елының югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында спорт көрәше буенча ярышларда җиңүчеләр булды. Ярышларда 122 спортчы катнашты. Егетләр грек-рим һәм ирекле көрәш, кызлар — ирекле көрәш буенча буенча алты үлчәү категориясендә көрәштеләр. 

Әлеге ярышларда КФУның 9 студенты шәхси бүләкләр яулады: Роза Нарбекова (ирекле стильдә I урын, Алабуга институты); Ирина Плаксий (ирекле стильдә II урын, Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты); Илсөя Әхмәтҗанова (ирекле стильдә III урын, А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты); Александр Ивенин (ирекле стильдә I урын, Халыкара мөнәсәбәтләр институты); Фарходжон Ишанов (ирекле стильдә III урын, Юридик факультет); Камилла Нәҗметдинова (ирекле стильдә I урын, Фундаменталь медицина һәм биология институты); Сабина Темирова (ирекле стильдә III урын, Инженерия институты); Рәсим Гусейнов (грек-рим стилендә III урын, Геология һәм нефть-газ технологияләре институты); Айрат Газизов (грек-рим стилендә II урын, Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты).

Фундаменталь медицина һәм биология институтының 2 курс студенты Камилла Нәҗметдинова “66 килограммга кадәр” дигән категориядә ирекле көрәш буенча I урын яулады. Ул даими рәвештә «Москва» спорт комплексына тренировкаларга йөри, шулай ук өйдә дә шөгыльләнә.

«Минем әти — ирекле көрәш буенча спорт мастеры, шуңа күрә мин дә «кан тарта» диям. Мин дзюдо белән шөгыльләндем, ә төрле көрәш төрләре буенча (билбау көрәше, ирекле көрәш, самбо) КФУ җыелмасында чыгыш ясыйм һәм университет данын яклыйм. Минем өчен бу ниндидер яңа нәрсә. Дзюдога кадәр мин фигуралы шуу, бию, йөзү белән дә шөгыльләндем. Әмма бер генә спорт төре дә мине көрәш кебек мавыктырмый иде. 12 яшьтән инде мин келәмдә. Минем өчен бу гадәти, әмма азарт һәм курку барыбер бар «, — ди Камилла.

Камилла өчен ярышлар катлаулы булмады, әмма беренче урын да җиңел бирелмәде. Студент кыз өчен җиңү — үзенең ихтыяр көчен, хезмәт, спорт чыныгуын чираттагы раслау.

Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 2 курс студенты Александр Ивенин “125 килограммга кадәр” үлчәү категориясендә алтын медаль яулады. Ул 2007 елда туган шәһәре Ульяновскида  ирекле көрәш белән шөгыльләнә башлаган.

«Спортның бу төре мине нәфрәттән башка көчне турыдан-туры гәүдәләндерү белән җәлеп итте. Ир-атлар келәмгә чыгалар, бер-берсенең кулларын кысалар, сугыш тәмамланганнан соң дуслар булып калалар. Ярышларга гадәти күнегүләр процессында әзерләндек. Уку-тренировка бәйгеләре үткәрелде. Узган ел белән чагыштырганда ярышлар алай катлаулы булмады», — дип сөйләде студент.

Александрның бүләкләре арасында бу медаль беренче генә түгел. Бу җиңү аның алдагы казанышлары өчен стимул булыр дип өметләнә ул.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: ПГАФКСиТның студентлар медиаүзәге