КФУ студентлары сугышта катнашкан бабаларының батырлы турында ниләр белә?

КФУ студенты Л. Сафина Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан үзенең сугышта батырларча көрәшкән бабасының истәлекләре белән уртаклашты.

— Ләйсән, менә быел инде  сугыш тәмамланганга 74 ел. Синең дә туганнарың бу коточкыч сугышта катнашканнардыр.

— Әйе, минем әтиемнең бабасы Хатыйп Гариф улы Сафин сугышның башыннан алып ахырына кадәр батырларча көрәшкән. Миңа кечкенәдән үк әтием, бабам (әтисенең әтисе) бу дәһшәтле сугыш еллары турында сөйли иде.

— Нинди хатирәләре белән уртаклашалар иде алар? 

— Бабам өчен сугыш 1941 елның 22 июньнендә башланган. Аның туган җире Питрәч районы Шәле авылы. Шушы авылга иртән сугыш башланган дигән хәбәр килгән. Һәм инде ул беренче көннәрдә үк фашистлар белән көрәшү өчен иреклеләр сафында армиягә чакырылган була. Немец армиясе күпкә яхшырак җиһазландырылган, хәрби тәҗрибәле була, шуңа күрә безнең бабаларыбызга, туганнарыбызга сугышның беренче көннәре бик авыр булган. Төрле яктан кинәт кенә бәрелү зур югалтуга китергән булса да, безнең халык көтелмәгән ныклык һәм үҗәтлек белән сакланган.

— Синең бабаң кайда көрәшкән?

— Мин балачактан ук Курск сугышы, Берлин штурмы турында сөйләүләрен ишетеп үстем. Ул Белоруссия фронты составында солдат була, Берлин штурмында катнашкан.

— Сугыш 1418 көн дәвам итә. Синең бабаң сугышның башыннан алып азагына кадәр булган дип ассызыклап үттең, ничек уйлыйсың бу көннәрнең кайсысы аның өчен иң борчулы, иң авыры, иң бәхетлесе булды икән?

— Иң хәвефле көн – 1941 ел 22 июне булгандыр, мөгаен. Ә инде иң бәхетлесе, әлбәттә, Җиңү көне.

— Бабаң нинди дә булса медальгә ияме?

— Әлбәттә, аның “Батырлык өчен” медальләре һаман да саклана.

—  Син үзең ничек уйлыйсың, сугыш кешеләрдә нинди кешелек хисләрен аеруча ныграк уятты?

— Ватанга мәхәббәт хисен. Кырыс сәгатьтә безнең кешеләр барысын да үтәгәннәр, Ватаныбыз белән горурланык авырлыклар алдында торганнар.

Айзилә Шәймөхәммәтова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.