КФУ студентлары түләүсез япон телен өйрәнә һәм Япониядә стажировка үтә ала

Техник юнәлеш студентлары Япониядә стажировка үтә алачаклар. 
Бу мәсьәлә буенча очрашу 21 сентябрьдә КФУның ИТИС югары мәктәбендә булачак. Анда техник юнәлеш бакалавриатының 4 нче һәм магистратураның 2 нче курс студентлары килә ала. 
Казан университетында түләүсез япон телен өйрәнергә һәм Япониянең зур техник компанияләренә эшкә эләгергә мөмкин. 

 Япон теле курслары һәм алмаш программасы TalentEx компаниясе ярдәмендә бара. TalentEx — технологик сферада персонал эзләү һәм шулай ук япониянең техник белгечләрен Казанга җәлеп итү буенча халыкара компания. Бүген ул Сингапурда урнашкан, Япониядә һәм Россиядә (Казан) филиаллары бар. Алга таба компания Грузиядә һәм Әрмәнстанда офисларын ачарга ниятли. КФУ һәм TalentEx арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү 2018 елның 2 нче июлендә имзаланган иде. 

Курсларга ничек эләгергә? 

Курсларга һәркем килә ала. Төп шарт — техник юнәлеш буенча бакалавриатның 4 нче һәм магистратураның 2 нче курс студенты булу. 3 ай дәвамында япон телендә сөйләшүчеләр белән бергә япон телен өйрәнү һәм аннан соң барлык теләүчеләр Япониягә барып илнең иң зур ИТ-компанияләренә эшкә урнаша алачаклар. Тел турында беренчел белемнәр кирәкми. Берничә ай эчендә аны тормыш итү өчен кирәкле күләмдә өйрәнеп булачак.

Виза, күченү, эш эзләү мәсьәләләрен Human Resocia Co., Ltd. япон компаниясе үз өстенә ала. Ул TalentEx партнеры.  Россия студентлары өчен япон теленә өйрәнү һәм Human Resocia Co., Ltd. белән хезмәттәшлек итү бушлай дип язылган КФУ сайтында. 

Ни өчен Казан?

Казан Россиядә TalentEx компаниясе офисы ачылган бердәнбер шәһәр. Аны ачуда берничә фактор зур роль уйнаган: беренчедән, төбәк үсеше һәм хакимиятнең ИТ-юнәлешкә ярдәм итүе, икенчедән, зур бизнес вәкилләре булу һәм ИТ уку йортлары һәм факультетлары булу (шул исәптән КФУның ИТИС Югары мәктәбе), өченчедән, компания вәкиле Ёдзиро Коси әфәндедә уңа тәэсирләр калдырган Казан халкы. Моннан тыш компания офис ачу өчен Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрен караган булган.

Япониядә техник секторның зур алга киткән булуына карамастан, соңгы елларда ИТ-сферага карата кызыксынуның кимүе күзәтелә. Яшьләр мондый компанияләрдә эшләргә ашкынып тормый. Моннан тыш халыкның картаюы да үзен сиздерә. Бу фирмаларга белгечләрне башка илләрдән җәлеп итәргә кирәк.

Ёдзиро Коси әфәнде әйтүенчә, безнең илдә техник һөнәрләргә яшьләр арасында сорау һәм ихтирам зур. Моннан тыш россия вузларын тәмамлаучылар киңрәк профиль белгечләре булып чыгалар. Алар физика һәм математиканы күбрәк һзм яхшырак белә. Бу аларга кечкенә кушымталар гына түгел, ә тагын да зуррак проектлар эшләргә ярдәм итә. Японнар моны яхшы бәяли.

Сүз уңаеннан, студентларның зур тәҗрибәләре булуы мөһим түгел. Практика үтү һәм диплом язу вакытында алынган компетенцияләр дә җитә.

TalentEx-Rus контактлары :
Тел: +79003272126
Почта: rus@talentex.co
ВК:
https://vk.com/talentexrus

https://talentexru.timepad.ru/event/1051757/  сылтамасы аша теркәлү мәҗбүри!