КФУ студентлары тәмәке тарту профилактикасы турында интерактив лекториядә катнашты

Укырга килүчеләр алдында «Выбор» бәйлелекне профилактикалау үзәге педагог-психологы чыгыш ясады.

Казан университеты студентлары интерактив лекториядә катнашты. Чара Халыкара тәмәкедән баш тарту көне кысаларында узды.

Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә тәмәке куллануның һәм пассив тәмәке тартуның зарарлы нәтиҗәләре турында халыкка хәбәр итүгә юнәлдерелгән Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул шулай ук теләсә нинди формада тәмәке куллануны  кыскартырга чакыра.

Казан федераль университеты студентлары өчен Яшьләр сәясәте департаменты хезмәткәрләре тарафыннан “Выбор” бәйлелекне профилактикалау үзәге белгечләре белән берлектә интерактив лектория үткәрелде, аның спикеры — үзәкнең педагог-психологы Айдар Шәрәфетдинов.

Чара, сораштырулар буенча, укучыларга аеруча кызыклы булган мәсьәләләр турында фикер алышудан башланды.

Алып баручы тыңлаучыларга ни өчен кальян һәм электрон тәмәкеләрне тарту зарарлы булуын аңлатты, куркынычсыз тәмәке бармы дигән сорауга тукталды, тәмәке тартуны ташларга җыенучыларга киңәшләрен бирде.

Һәркем тема буенча үз фикерен белдерергә тырышты һәм җыелганнарга тәмәке тарту белән бәйле стереотиплар турында фикер алышырга тәкъдим ителде: тәмәке тартуның стрессны төшерүе, игътибарны тупларга һәм тынычланырга ярдәм итүе дөресме юкмы икәнлеге һ.б. Тыңлаучылар үз фикерләрен белдерде һәм тормыштан мисаллар китерделәр. Айдар Вилевич реаль фактларга һәм кешегә тәмәке тартуны ташларга комачаулаучы төрле бәйлелек белән эшләүнең күпъеллык тәҗрибәсенә таянып, популяр мифларны кире какты. Ул социаль даирәне сайлау кирәклегенә басым ясады, бу шулай ук әлеге һәлакәткә илткән гадәттән баш тартырга теләгән кеше өчен дә әһәмияткә ия.

Чарада булган һәр катнашучы никотинның тискәре йогынтысы турында файдалы һәм актуаль мәгълүмат алды һәм тема буенча белгечкә кызыксындырган  сораулар бирү мөмкинлегенә ия булды.

Автор: Румия Төхфәтова, КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге