КФУ студентлары табиб дипломы алды

КФУда 88 ел эчендә беренче тапкыр табибларга дипломнар тапшырдылар һәм шул уңайдан алмагачлар утырттылар. 

 

Тантаналы чара КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының яңа корпусында узды. Биредә университетның яңа тарихында беренче тапкыр Гиппократ анты яңгырады. Һичшиксез, бу университет өчен тарихи көн һәм ул Казан федераль университеты студентлары — табиблар әзерләүгә башлангыч бирде. Тантанада ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, ТРның баш теш табибы, ТР стоматология ассоциациясе президенты Наилә Шәймиева һәм башка мөхтәрәм кунаклар бар иде.