КФУ студентлары Татарстан хөкүмәтеннән 3000 нән артык азык-төлек җыелмасы алды

Азык-төлек җыелмаларын студентлар шәһәрчеге, КФУның Алабуга һәм Чаллы институтлары тулай торакларында яшәүче студентлар алды.

Казан федераль университетының башка шәһәрләрдән килеп укучы һәм чит ил студентларына ярдәм итү акциясе дәвам итә. Бүген КФУның студентлар шәһәрчеге тулай торакларында яшәүче студентларга  бушлай азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Хуҗалык эшләре буенча проректор Ленар Сафиуллин Казан университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә сөйләгәнчә, җомга һәм шимбә университет Татарстан хөкүмәтеннән 7000 азык-төлек җыелмасы  комплектын алган.

«Бүген без КФУның студентлар шәһәрчегендә 1450 җыелма тараттык. Шимбә көнне КФУның Алабуга институтына 1158 комплект, Чаллы институтына 711 комплект җибәрелде. Бүген студентлар Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән 3319 җыелма алды «, — диде проректор.

Студентларга таратылган җыелмада дөге, макарон, сыер ите тушенкасы, борчак, он, үсемлек мае, куертылган сөт, вафли, ваниль сохари, шикәр комы, чәй бар.

Казан федераль университеты күрсәтә торган ярдәмнең мөһимлеген раслап, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 курс студенты Аларика Баязитова бигрәк тә аның  чит ил студентлары өчен актуальлеген билгеләп үтте. Ул әйтүенчә, продуктлар җитәрлек күләмдә бирелә.

А. Баязитова сүзләрен Төрекмәнстаннан Гөлсенем Джумаева да хуплады (ФһМБИ, 2 курс).

«Университеттан азык-төлек җыелмалары — авыр вакытта студентларга бик зур ярдәм,» — диде ул.

Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының 3 курс студенты Дмитрий Томкевич үз ата-анасы һәм шәхсән үз исеменнән Казан федераль университетына, Татарстан Республикасына рәхмәт белдерде:

«Бүген без дүртенче тапкыр азык-төлек җыелмасы алдык. Аның эчтәлеге һәрвакыт төрлечә, иң мөһиме, алар барысы да кирәкле. Әти-әниләр өчен КФУның ярдәме — бу бик зур плюс, чөнки барысы да билгеле бер чыгымнарны рөхсәт итә алмый».

Төрекмәнстаннан килеп Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем алучы студент Елена Боброва университет җитәкчелегенә рәхмәт белдерде:

«Азык-төлек җыелмаларын бирү — студентларга күрсәтелә торган зур ярдәм. Ул барлыкка килгән ситуациядә битараф калмауны һәм ярдәмчел булуны күрсәтә».

«Университет тулай торакларында калган студентлар өчен ярдәм акциясен оештыручыларга рәхмәт әйтәм. Бүген дүртенче җыелманы алдык, без моңа бик шат. Комплектта кирәк нәрсәләрнең барысы да бар, продуктлар сыйфатлы. Университет тарафыннан күрсәтелгән ярдәм турында әти-әниләребезгә сөйлибез, алар да КФУның читтә калмавы, үз укучылары турында кайгыртуы өчен бик рәхмәтле, — диде Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының 2 курс студенты Руфия Борһанова.

Л.Сафиуллин хәбәр иткәнчә, азык-төлек җыелмаларын тарату иртәгә дәвам итәчәк. Комплектларны Универсиада авылында яшәүче студентлар алачак.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов.