Җәйге практика вакытында алар электрон базага 5000 археологик һәйкәл турында мәгълүмат кертәчәкләр.
Казан федераль университеты белгечләре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә «Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы» порталын эшләделәр. Татарстанның археологик һәйкәлләре турындагы мәгълүматлар системага кертелгәнлектән, быел эш географиясе Идел буе төбәкләрен колачлый.
Система археологик һәм архитектура һәйкәлләре, торак пунктлар һәм персоналияләр турында мәдәни һәм тарихи мирасны тәшкил итүче мәгълүматларны сакларга, тулыландырырга һәм анализларга мөмкинлек бирә. Шулай ук порталда мәдәни мирас объектлары турында тикшеренүләр һәм язмалар җыела. Портал КФУ һәм Татарстан Фәннәр академиясе карамагында булган тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында барлык күләмдәге мәгълүмат белән диярлек эшләргә мөмкинлек бирә.
«Кулланучы тикшеренүчеләрнең төрле фикерләре белән танышырга, объектны өйрәнү тарихын күзәтергә, алар белән бәйле мәгълүматларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәсәлән, Татарстанның төп архитектура-археология һәйкәлләренең берсенә — Болгар шәһәрчегенә мөрәҗәгать итеп, анда нинди тикшеренүләр уздырылуын, нәтиҗәләр кайсы фәнни язмаларда чагылыш табуларын, нинди белгечләрнең аны өйрәнү белән шөгыльләнүен белергә мөмкин. Моннан тыш, урта гасыр архитектура корылмалары, аларның фотосурәтләре һәм сызымнары, шулай ук аларның өч үлчәмле модельләре турында мәгълүмат карау мөмкинлеге бар «, — ди КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институты Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбенең дисциплинара инновацион һәм фәнни-гамәли археологик һәм этнологик тикшеренүләр фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире Леонид Вязов.
Электрон портал соңгы дистә елда Россиянең Европа өлеше төбәкләре өчен формалаштырылган кәгазь археологик карталарны берләштерә. Мәгълүматларны саклауның традицион формасы бүген инде заманча фәнни бурычларга туры килми. Практик эштә белгеч-археологлар электрон географик мәгълүмат системаларын — ГИСны кулланалар. Әмма археологик мәгълүматларны ГИСта урнаштыру бик авыр процесс. Археологик карталарны цифрлаштыру ниндидер бер тикшеренүче хәл итә торган мәсьәлә түгел һәм төрле төбәкләрдән һәм хәтта илләрдән фәнни коллективларның уртак эшен күздә тота.
«Агымдагы елда Халыкара мөнәсәбәтләр институты бакалавриатының беренче курс студентлары — тарихчылар һәм археологларның уку практикасы коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә онлайн-форматка күчерелде. Алар портал белән эшләүгә җәлеп ителгән. Археологик һәйкәлләр турында мәгълүматлар кертеп, студентлар мәгълүматны структуралаштырырга, теге яки бу объектның мәдәни һәм хронологик ягын ачыклау өчен әдәбиятка мөрәҗәгать итәргә, аның урынын ачыкларга һ.б. эшләргә мәҗбүр. Бу студентларга археологик мәгълүматларның үзенчәлекләрен аңларга, археологик мәсьәләләрне хәл итүдә җайлашырга мөмкинлек бирә һәм алардан чын белгечләр әзерли «, — ди Л.Вязов.
КФУ укытучылары системага бер объект турында мәгълүмат кертү өчен кирәкле вакытны исәпләделәр. Тәҗрибә вакытында һәр студент 70 археологик объект турында мәгълүмат кертергә тиеш.
«Хәзерге вакытта 70 студент практика уза, шулай итеп, без системага якынча 5000 археологик һәйкәл турында мәгълүмат кертергә өметләнәбез. Бу санның масштабын аңлау өчен шунысын әйтергә кирәк, Татарстан территориясендә тикшеренүләрнең барлык елларында да якынча шулкадәр объект ачыкланган. Күп кенә чит шәһәр студентлары проект белән кызыксындылар һәм аны киңәйтергә телиләр. Алар үз өлкәләренең археологик һәйкәлләре турында мәгълүматлар кертү теләген белдерде «, — дип раслый галим.
Эш барышында хаталар да булмый калмый. Кертелгән мәгълүматларның дөреслеген тикшереп тору мөһим. Ул җитештерү практикасын уза торган магистратура студентларына йөкләнгән. Махсус административ панель аша алар мәгълүматларның төгәллеген контрольдә тота һәм эшләп бетерү өчен ялгыш нәтиҗәләрне кире кайтара.
Проект өченче ел тормышка ашырыла. Тулаем алганда, ул тагын ике ел дәвам итәчәк. 15 000 археологик мирас объекты порталга кертелгән инде. Алга таба бу эшчәнлекне бердәм мәгълүмат чыганагы, мәдәни мирас турында мәгълүматларны бердәм саклагычы булып хезмәт итсен өчен киңәйтергә планлаштыралар.
«Без тикшеренүчеләр, туган якны өйрәнүчеләр көчләрен киң масштабта интеграцияли алырлык проект өстендә эшлибез. Татарстан территориясендә булган археологик культуралар башка субъектлар территориясендә дә булган. Идел буе, Урал буе халыкларының, шул исәптән татар халкының тарихи үсешен, этногенезын аңлау өчен, безгә киңрәк карарга кирәк. Идел Болгарының истәлекләре дә Татарстанда гына түгел, ә Мари-Эль, Удмуртия, Ульяновск, Самара өлкәләрендә урнашкан. Әгәр дә без хәзерге Татарстан Республикасы халкының мәдәни мирасы турында сөйләсәк, ул республиканың бүгенге территориясеннән еракта урнашкан», — ди Л.Вязов.
Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото: www.culturetat.info