КФУ студентлары «Территория смыслов» Бөтенрәсәй форумында

wBV2Ve20eVs

КФУ «Антропология һәм этнология» юнәлеше буенча укучы студентлар Владимир өлкәсе Клязьма елгасында «Территория смыслов» Бөтенрәсәй форумының IV «Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә яшь белгечләр» сменасында актив катнашты.

DGjbsBV8VfE

Бу үзең өчен яңалыклар табарга, РФ Хөкүмәте, Федерацияләр Советы вәкилләреннән лекцияләр тыңларга яхшы мөмкинлек иде. Сменада Тышкы эшләр министры С.Лавров та булды. Катнашучылар С.В.Лавровка үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар, кызыксынган проблемалар буенча аның фикерен белә алдылар.

g_MbIG_1O0Q

Лекцияләр белән параллель рәвештә проектлар конвейры үтте яшь белгечләр экспертларга үз проектларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук катнашучылар Халык бердәмлеге көнен популярлаштыру идеяларын эшкәрттеләр.