Эстетик тәрбия идеалы дигәндә, без студент-шәкертләребезне халкыбызның бай халык авыз иҗаты белән таныштыруны, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтүне, сәнгатькә битараф булмауны, чынбарлыкның, табигатьнең матурлыгын бәяләүне, аны күрүне, тою күнекмәләрен һәм студентларның үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотабыз. Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде мәктәп белән гаиләнең, университетның бер булып тотынуы мөһим.
Казан федераль университеты студентлары Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрының “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” (“Студенческий договор. Наши дни”) исемле могҗизалы спектаклендә булып кайттылар. Шундый рухтагы тәрбияви максаттан оештырылган эш Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы педагоглары – доцент Э.Ш. Сәлимҗанова һәм профессор Г.Җ. Фәхретдинова җитәкчелегендә махсус рәвештә студентлар белән һәрдаим алып барыла.
Әлеге музыкаль комедия күңелләре һәрчак 20дә булганнарга – безнең энергияләре ташып торган студентларыбызга да багышланган. Төп геройлар – дүрт дус акча эшләргә китәләр. Вакыт чикле, өстәвенә объектны да соңга калмый тапшырырга кирәк. Әмма яшьлек дәрте ташып, йөрәгеңә ут капса, нишләргә?.. Ләкин төп геройлар кайсы гына юлны сайламасын, ниләр генә эшләмәсен, шунысы куанычлы: егетләр үзләренең дуслыкларына тугры кала. Шулай итеп, кешеләр арасындагы тугрылык темасы иң алга чыга һәм, үз чиратында, тормышта нинди генә ыгы-зыгылар, сикәлтәле юллар булуга карамастан, яшьләрне, дусларны бер-берсенә тугры, бердәм булырга, иң мөһиме – кешелек сыйфатларын саклап калырга өнди.
Педагоглар Сәлимҗанова Э.Ш. һәм Фәхретдинова Г.Җ. үз студентларына шундый рухтагы файдалы һәм мавыктыргыч мәдәни сәяхәтләр тәкъдим итәләр. Әлеге мәдәни чаралар (театрлар, филармонияләр, музейлар, галереялар һ.б.ш.) студентларны да берләштерә, эстетик тәрбия бирү белән гомуми әхлакый, милли темаларны да үз эчендә берләштерә. Әлеге алган белемнәр бер-береңне аңларга һәм ишетергә ярдәм итә. Педагоглар тарафыннан башкарыла торган эш студент-шәкертләргә этик-эстетик, сәнгати-эстетик тәрбия бирүне, кеше белән аралашуны, аларның дөньяга карашларын киңәйтү, актерлык осталыгына да өйрәтүне максат итеп куя.
Студент-шәкертләребезне рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш!