КФУ студентлары ТР Фәннәр академиясе стипендиясен оттылар

Татарстан вузларыннан 15 студент Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе стипендиатлары булдылар. Шуларның дүртесе — Казан федераль университеты вәкилләре.

Татарстанның Фәннәр акдемиясе стипендияләре талантлы яшьләрне фән өлкәсенә тартуга һәм алар тарафыннан башкарылган фәнни эзләнүләргә, техник эшләнмәләргә теләктәшлек белдерү максатыннан гамәлгә куелган. ТР Фәннәр акдемиясе стипендияләре дәүләт һәм шәхси югары белем бирү мәгариф учреждениеләрендә укучы, фәнни эшләр конкурсында югары бәя алган, укуда, фәнни эзләнүдә зур тырышлык күрсәткән студентларга бирелә. Стипендия гуманитар, табигыять, техник фәннәр юнәлешләре буенча бүленә.

Фәннәр акдемиясе стипендиясе 2018-2019 уку елының беренче семестрына билгеләнә. Димәк, конкурста җиңгән студентлар 2018 елның 1 сентябреннән 2019 елның 28 нче февраленә кадәр 2300 сум күләмендә стипендия алачаклар. КФУдан барлыгы 19 студент тәкъдим ителгән иде.

Стипендиягә кемнәр ия булды?

  1. Вәлимөхәммәтова Алинә Рөстәм кызы. Физика институтының 2 нче курс магистранты.
  2. Галәүтдинова Диләрә Шамил кызы. Алабуга институтының 4 нче курс студенты.
  3. Хәкимова Айгөл Айрат кызы. А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының 5 нче курс студенты.
  4. Чулпанова Дарья Сергей кызы. Фундаменталь медицина һәм биология институтының 2 нче курс магистранты.