КФУ студентлары яшь язучылар семинарында катнашты

Татарстан Язучылар берлегендә яшь язучылар семинары узды. Әлеге чарада Казаннан, республика районнарыннан поэзия, проза һәм драматургия юнәлешләрендә иҗат итүче 34 яшь язучы катнашты. Аларның әдәби әсәрләрен тикшерергә, анализларга тәҗрибәле 16 язучы-эксперт билгеләнде.

Татарча поэзия остаханәсендә Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Фәйрүзә Мөслимова һәм Фәнил Гыйләҗев, рус поэзиясе остаханәсендә Наил Ишмөхәммәтов һәм Эдуард Учаров үз фикерләре белән уртаклаштылар. Татар проза әсәрләрен тикшерүдә экспертлар буларак Фоат Галимуллин, Рифат Сверигин, Галимҗан Гыйльманов, Камил Кәримов, ә рус прозасын тикшерүдә Салават Юзеев һәм Лев Кожевников катнашты. Пьеса жанрын Мансур Гыйләҗев белән Әлфәт Закирҗанов бәяләде. Алар барысы да яшь язучыларга киңәшләрен бирделәр, үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Әлеге семинарда Казан федераль университетында эшләп килгән  «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә йөргән яшь язучы-шагыйрьләр дә актив катнаштылар. Алар үз көчләрен поэзия һәм проза өлкәләрендә сынап, зур уңышларга ирештеләр.

Семинарның нәтиҗәсенә килгәндә, яшь шагыйрьләрдән Ләйлә Хәбибуллина белән Гүзәл Закирова, ә яшь прозаиклардан Чулпан Хаҗиева, Алинә Галиева, Айгөл Абдрахманова һәм Алинә Бикмуллина иҗатларын Татарстан китап нәшриятында аерым китап итеп бастыру каралды. Аларның барысы да төрле елларда «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсендә каләм чарлаган яшьләребез.

Әлеге семинар яшь язучыларны барлауда, аларга иҗатта дөрес юл күрсәтүдә бик әһәмиятле роль уйный, шуңа күрә семинарда катнашучылар утырышны мөһим чараларның берсе бип бәяләделәр.

Яшь язучыларыбызның иҗат чишмәсе саекмасын, аларга әдәбият өлкәсендә үзләренең урыннарын табып, зур уңышларга ирешүләрен телибез!

Илзирә Галимбикова. КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 курс студенты.