КФУ студентлары үзләрен хокукый белем бирү конкурсында сынап карый алачаклар

Казан федераль университеты студентлары «Гражданнарның хокуклары һәм ирекләре, аларны яклау рәвешләре һәм ысуллары мәсьәләләре буенча хокукый белем бирүдә инновацион технологияләр» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар.

Конкурсның төп максаты — халыкның хокукый культурасын формалаштыруга ярдәм итү, яшьләрне гражданнарны хокукый агарту процессына җәлеп итү, мәгълүмати җәмгыятьтә хокукый белемнәрне таратуның яңа формаларын һәм алымнарын эзләү. Интеллектуаль ярышны Россиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты оештыра.

Конкурс берничә номинация буенча үткәреләчәк:

– иң яхшы сайт/IT-контент;

– хокукый агарту буенча иң яхшы мобиль кушымта;

— белем бирү оешмалары өчен » Кеше хокуклары, аларны яклау формалары һәм методлары» темасына иң яхшы интерактив белем бирү программасы;

— иң яхшы визуализация (инфографика);

– Кеше хокуклары турында иң яхшы видеоролик;

— хокукый тематикага иң яхшы материаллар электрон китапханәсе.

Конкурста катнашырга теләүчеләргә үз эшләрен электрон рәвештә яки веб-ресурска сылтама буенча агымдагы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча бу адреска җибәрергә кирәк: konkurs@ombudsmanrf.ru

Һәр номинациядә җиңүчеләр һәм лауреатлар мактау дипломнары һәм үз ресурсларында «Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил конкурсында җиңүче (я лауреат)» дигән тиешле баннер урнаштыру хокукына ия булачак. Моннан тыш, җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр белән дә бүләкләячәкләр. Һәр катнашучы диплом алачак.

Диана САДРТДИНОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.

Автор фотосы.