КФУ студентларын «Достижение» бизнес-проектлар конкурсында катнашырга чакыралар

Заявкалар 10 февральгә кадәр кабул ителә.

Казан федераль университеты студентларын иҗтимагый, социаль һәм экологик проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән «Достижение» социаль бизнес-проектлар халыкара конкурсында катнашырга чакыралар.

Конкурсның максаты — 18-23 яшьлек студентлар арасында социаль эшмәкәрлек инициативаларын ачыклау һәм популярлаштыру. Аның бурычларының берсе — үз тормышы өчен җаваплы, иҗтимагый тормышны үзгәртүдә эшлекле, баланслы һәм дөрес карарлар кабул итү өчен эрудицияле булачак лидерларны тәрбияләү.

Конкурста катнашуга БМО тотрыклы үсеш максатлары проблематикасын турыдан-туры яки күчерелмә рәвештә хәл итә торган социаль эшмәкәрлек проектлары рөхсәт ителә.

Конкурс Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән компанияләр төркеме тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектка акча меценатлар — Берләшкән Милләтләр Оешмасының кыйммәтләрен хуплаучы физик затлар тарафыннан бүленгән, эшчәнлек РФ законнары һәм халыкара хокук нормалары белән регламентлана.

Конкурста катнашу өчен түләргә кирәкми. Заявкалар 10 февральгә кадәр кабул ителә.

Конкурсны үткәрү этаплары һәм сроклары:

1 этап — БМО тотрыклы үсеш максатлары экосистемасында нигезләнгән заманча проблемалар һәм чакырулар турындагы беренчел агарту кампаниясе (2021 елның гыйнвары — феврале);

2 этап — гаризалар бирү һәм проектларны эшләү (февраль — 2021 елның апреле);

3 этап — иң яхшы 10 проектны сайлап алу, финалистларны сайлау, гомуми нәтиҗәләр чыгару, призлар тапшыру (2021 елның мае).

Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә.

Автор: КФУ медиакоммуникацияләр үзәге