КФУ студентларын «Фәнни квизлар лигасы»нда катнашырга чакыралар

Беренче онлайн-викторина 16 нчы декабрьдә була. 

Л.Н.Толстой исемендәге Тула дәүләт педагогика университеты студентларны бөтенроссия «Фәнни квизлар лигасы»нда катнашырга чакыра.

Биш ай дәвамында, 2020 елның 16 декабреннән 2021 елның 31 маена кадәр, JustScience агарту проекты кысаларында ТДПУ базасында президент грантлары фонды ярдәмендә онлайн-викториналар узачак.

Уеннарда теркәлү узган 16 яшьтән 30 яшькә кадәрге теләсә кайсы РФ гражданины катнаша ала.

Һәр викторина тарих, биология, фәлсәфә, химия, география һәм информатика буенча 30 сорауны үз эченә алачак. Уеннар айның һәр икенче һәм дүртенче чәршәмбесендә Quizizz онлайн-платформасында шәхси катнашу форматында узачак. Җыелма рейтинг таблицасында теркәләчәк уеннар нәтиҗәләре буенча һәр айның җиңүчеләре һәм «Фәнни квизлар лигасы»ның абсолют җиңүчесе билгеләнәчәк.

Барлык уеннар коммерцияле булмаган нигездә уздырыла һәм катнашучылар тарафыннан финанс чыгымнарын (яки взносларны) күздә тотмыйлар. Проектның максаты — фәнни белемне популярлаштыру һәм интеллектуаль ял итүгә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

Автор: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге