КФУ студентларын һәм аспирантларын «Профстажировка» конкурсында катнашырга чакыралар

Иң яхшы эш авторлары җитештерү практикасына яки стажировкага чакыру алачак.

«Профстажировка» конкурсында Россия Федерациясе югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының көндезге һәм читтән торып уку формасы студентлары, шулай ук заявка бирү вакытына 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе югары белем бирү мәгариф оешмалары аспирантлары катнаша ала.

Катнашучыларга 30 ноябрьгә кадәр конкурс сайтында теркәлү узарга һәм шәхси кабинетта анкета тутырырга кирәк. Теркәлгән катнашучылар илнең теләсә кайсы төбәгендә урнашкан конкрет конкурс партнеры кейсларының берсен сайлау мөмкинлеген ала.

Фәнни эшләр (курс, диплом, диссертация, проект эшләре) рәвешендә башкарылган кейслар да кабул ителә. Конкурс эше фәнни җитәкченең бәяләмәсе һәм «Антиплагиат» системасында төп студент эшен тикшерү турында белешмә белән 5 битле кыскача презентация рәвешендә тәкъдим ителә. Конкурсның конкрет партнеры, кирәк булганда, конкурста катнашучыдан сайтта эленгән эштән тыш бөтен текстны җибәрүен сорарга хаклы.

Иң яхшы эш авторлары җитештерү практикасына яки стажировкага чакыру, шулай ук исемле сертификат һәм укыту материаллары белән «Россия — мөмкинлекләр иле» Автоном коммерцияле булмаган оешма платформасы бүлегенә керү мөмкинлеге алачак. «Профстажировка» конкурсында катнашу — практик белем алу, бәйгенең конкрет партнерларына үзең турында белдерү, уңышлы карьера төзү мөмкинлеге.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге