КФУ студентларын һәм хезмәткәрләрен «Хәтер юлы» проектына кушылырга чакырабыз

Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «Хәтер юлы» проектын тормышка ашыра. Анда катнашу өчен Казан федераль университеты студентлары һәм хезмәткәрләре чакырыла.

Проект шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирү, дәүләт тарихы буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм тарихи вакыйгаларны фальсификацияләүгә юл куймау максатын куя. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр кеше турында мәгълүматны туплаган Бердәм базадан гыйбарәт. Проект үзенең дәвамын Россия Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе территориясендә геройлар исемнәре һәм портретлары төшерелгән зур һәйкәл рәвешендә табачак.

«Хәтер юлы» масштаблы проектын тормышка ашыру документлар комплектларын ачыклау, мәгълүматлар базасын тикшерү һәм кулдан дедупликацияләү буенча җентекле методологик эш таләп итә.

Ватанны саклаучыларның исемлекләрен формалаштырганнан соң, сугышта катнашучыларның портретлары белән мәгълүмат ресурсын эзләү һәм тулыландыру, аларны идентификацияләү һәм һәр шәхес буенча мәгълүматлар һәм документлар белән тәңгәлләштерү буенча зур эш башкарырга кирәк булачак.

Туганыгызның портреты «Хәтер юлы» нда мактаулы урын алсын өчен, фотоны уңайлы ысул белән, шул исәптән «Халык хәтере» порталына йөкләп кую да җитә. Тулырак мәгълүматны  https://foto.pamyat-naroda.ru/ сайтында табарга мөмкин. 

Айдар ГАЛИМОВ әзерләде. 

Фото: КФУ рәсми сайтыннан.