КФУ студентларын туризм буенча конкурсларда катнашырга чакыралар

Җиңүчеләрнең эшләнмәләре Казан туризмын үстерү комитеты эшчәнлегендә кулланылачак.

27 сентябрьдә Халыкара туризм көне билгеләп үтелә. Бу тармак хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан, Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты профильле юнәлешләрдә белем алучы студентлар өчен төрле конкурслар оештыра. «Туризм» юнәлеше буенча белем алучы Казан федераль университеты студентларын инстаграм-конкурсларда катнашырга чакыралар.

Беренче конкурста катнашу өчен, үз аккаунтыңа синең өчен романтик Казан нәрсә дигәнне аңлата темасына пост урнаштырырга кирәк. Тарих билгеле бер туристик объект яки вакыйга белән бәйле булырга мөмкин. #DiscoverKazan хэштегын кулланырга һәм Комитетның @gokazan.ru аккаунтын билгеләргә кирәк.

Икенче конкурс үз кулларың белән шәһәр айдентикасын кулланып, сувенир ясауга юнәлтелгән. Ул Казанның рәсми брендын популярлаштыру максатында уздырыла. Сувенир фотосурәтен катнашучыга # DiscoverKazan хэштегын кулланып, «Инстаграм» аккаунтында урнаштырырга һәм Комитетның @gokazan.ru аккаунтын билгеләргә кирәк.

Конкурска 27 сентябрьдә йомгак ясалачак. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак, ә студентларның эшләнмәләре Комитет эшчәнлегендә кулланылачак.

Автор: КФУ медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Максим Зарецкий