КФУ студентларына Мөслим укытучылары белем бирде

КФУ студентлары Мөслим районының тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашты

Шушы көннәрдә генә Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология Югары мәктәбенең “Педагогик белем бирү” юнәлешендә белем алучы 3 нче курс студентлары Татарстан Республикасының Мөслим районы тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән традицион очрашуда катнашты.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фәнни-эзләнү эшчәнлеген оештырганда, Мөслим районы укытучылары — Венера Шаева, Эльмира Тимергалиева  Василовна, Зөлфирә Шәнгәрәева  — Power Point, Linoit, Simpoll һ.б. программалардан иркен файдаланалар. Студентларны тема белән кызыксындыру, актив эшчәнлеккә җәлеп итү өчен, дәрескә кирәкле мәгълүматны “эш өстәленә” урнаштырдылар: фото, видео, презентацияләр һ.б. Белемнәрне тикшерү өчен, “Тормыш дәресләре“нә тукталып, “Зирәкләр һәм тапкырлар” интеллектуаль уенын оештырдылар. Һәр укытучы иҗади эшләде, үз холкына, үз укучыларына, үз фәненә кулай булган эш алымнарын сайлады. “Предметның үз эчендәге бәйләнешләрен оста файдаланганда гына, укучыларны креатив фикер йөртергә өйрәтеп була”, — дип саныйлар алар. 3 курс студентларына “Заман укытучысы нинди булырга тиеш?”, “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле итүнең нинди алымнары бар?”, “Бүгенге укытучыны заман укучысыннан нәрсә ераклаштыра?” дигән сораулар биреп, бик кызыклы, үзенчәлекле җаваплар алдылар. Шул уңайдан  Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология Югары мәктәбенең “Педагогик белем бирү” юнәлешендә белем алучы булачак укытучылар — 3 нче курс студентлары класс җитәкчеләре белән очрашырга теләкләре барлыгын да белдерделәр.

КФУ сайтыннан  алынды.