КФУ студентларына социаль контракт турында сөйләделәр

Алар ай саен 10 085 сум күләмендә матди ярдәмгә өмет итә алачак.

КФУ студентлары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау министрлыгы һәм Казан шәһәре мәшгульлек үзәге вәкилләре белән очрашты. Ул социаль контракт программасы кысаларында социаль ярдәм алу мөмкинлекләренә багышланган иде. Аңа укытуның бюджет формасында белем алучы һәм социаль ярдәм алучы студентлар ия булырга мөмкин.

Очрашуда ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Светлана Кузнецова, Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Филиппова, КФУның социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Ариф Межведилов, КФУ Яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова чыгыш ясады. Казан университетының 100 студенты катнашты.

«Социаль контракт авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүне күздә тота. Аз тәэмин ителгән студент социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Әгәр дә ул барлык критерийлар буенча туры килә икән, социаль контракт буенча студент эшкә урнаштырылачак. Контракт вакыты — 3 айдан 1 елга кадәр. Студент хезмәт хакы алачак, социаль яклау органнарына эшкә урнашу турында белешмә тәкъдим иткәч, аңа өстәмә рәвештә ай саен 10 085 сум күләмендә матди ярдәм түләнәчәк, — диде КФУ Яшьләр сәясәте департаментының Студентларны вакытлыча эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Эльвира Закирова.

Светлана Кузнецова социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алу тәртибе һәм шартлары турында сөйләде.

«Соцконтракт 2019 елда ярлылыкны киметү буенча пилот проектында үзәк чара булды. Ул 2020 елда да дәвам итте. Мондый матди ярдәм алу өчен гражданин үз-үзен тәэмин итүгә әкренләп күчү максатына ия булырга тиеш. Мондый ярдәмгә ия булган очракта, һичшиксез, социаль адаптация программасы да өстәлә. Ул үз эченә мәҗбүри чараларны ала», — диде ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге программада студентлар гаиләнең җан башына кереме бер кешегә 10 294 сумнан да артмаган  очракта катнаша ала. Җан башына уртача керем соңгы өч ай кеременнән чыгып исәпләнә.

Соцконтракт студент белән социаль яклау органы арасында төзелә. Гариза бирү өчен паспорт һәм гаилә керемнәре турында мәгълүмат булган документлар кирәк. Шулай ук гаиләнең матди-көнкүреш хәле турында анкета тутырырга кирәк. Анда гаилә составы, керемнәре һәм милек турында мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш. Торак биналарның, җир участокларының мәйданы, транспорт булуы исәпкә алына.

Чит ил студентлары социаль яклау органнарына вакытлыча теркәлү урыны буенча да мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта алар үзләрен ялгыз яшәүче граждан итеп күрсәтәләр. Әгәр студент вакытлыча теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлекләренә гариза бирә икән, соцконтракт һәм эшкә урнашу турындагы килешү студентның үзе белән төзелә. Әгәр даими теркәлү урыны буенча булса, социаль контракт һәм эшкә урнашу турындагы килешү ата-аналар исеменнән төзелергә мөмкин. Студентның гаризасы 30 көн карала.

«Социаль контракт кысаларында мәшгульлек хезмәте туры килә торган эш эзләүгә ярдәм итә. Безнең максат — студентларны эш белән тәэмин итү, эш бирүче белән таныштыру. Эшкә урнашу турында студентлар үзләре кызыксына», — дип саный Гөлнара Филиппова.

Искәртеп узабыз, бүген республикада 4981 социаль контракт төзелгән, шуларның 1875 е — эшкә урнашу буенча. Бүген КФУның 339 студенты (шуларның 283е Казанда белем ала) социаль контракт төзүгә дәгъва итә ала, чөнки нәкъ менә алар социаль стипендия ала.

«Быел студентларның матди хәлен яхшырту өчен аларны вакытлыча эшкә урнаштыруны үстерүгә зур басым ясала. Ярдәмнең яңа формаларының берсе — социаль контракт төзү рәвешендәге социаль ярдәм. Студентларның мондый мөмкинлек турында аңлавын һәм белүен телим. Студент аңлатма алу, вакансияләр белән танышу өчен институтлардагы социаль-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларына, Яшьләр сәясәте департаментына да  мөрәҗәгать итә ала, — дип сөйләде Юлия Виноградова.

Очрашуда студентлардан күп сораулар яңгырады. Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 1 курс студенты Илья Семенов бу очрашуга кадәр социаль контракт турында белмәгән.

«Проектор тарафыннан зур эш башкарылды. Нәкъ менә ул әлеге программаның үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итте. Мин соццконтрактка гариза бирәчәкмен. Программаның төп плюсы — эшкә урнашу һәм матди ярдәм, бүген аннан башка берничек тә булмый «, — диде студент.

А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының 3 курс студенты Ксения Корольковага да соццконтракт турындагы мәгълүмат зур яңалык.

«Без университеттан ярдәм рәвешендә социаль стипендия алабыз. Ә социаль контракт буенча  рәсми рәвештә эшкә урнашырга мөмкин булачак. Мин гариза бирергә тырышып карыйм, хупласалар, бик яхшы булачак. Хәзер күп кенә ата-аналар дистанцион рәвештә эшләргә мәҗбүр. Алар балаларга җитәрлек акча бирә алмыйлар, шуңа күрә үземә эшләргә туры килә», — дип сөйләде ул.

Бу программа турында тулырак мәгълүмат алу өчен студентлар «УНИКС»тагы 202 нче кабинетка мөрәҗәгать итә ала.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Александр Кузнецов, видео: UNIVER TV