КФУ студентларының Җиңү маршы быел 4 нче тапкыр оештырыла

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга —  73 ел. Җиңү бәйрәме уңаеннан 27 апрель көнне 11.00 сәгатьтә cтудентларның Җиңү маршы узачак.

Ел саен үткәрелә торган әлеге чара Казан федераль университеты өчен генә түгел, ә тулаем алганда Татарстан Республикасы башкаласы өчен традицион чарага әйләнде. Казан федераль университеты студентлары ел саен Җиңү көне алдыннан берләшеп, әлеге чараны оешкан төстә уздыралар. Җиңү маршы бу елны Казанда 4 нче тапкыр үткәреләчәк.

Чара Кремль янындагы мәйданда башлана, анда Татарстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре, Казан башкарма комитеты һәм Казан федераль университеты вәкилләре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачак. КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм мөхтәрәм кунаклар җитәкләгән парадта студентлар, укытучылар һәм университетның чыгарылыш курс студентлары, Мактаулы батальон-210, федераль университетның җыелма взвод вәкилләре, “Казан федераль университетының Үлемсез полкы” катнашачак. Алар, Кремль урамында урнашкан Муса Җәлил һәйкәленнән КФУның төп бинасына кадәр бердәм сафта узачаклар.

Университетның төп бинасы каршындагы мәйданда узачак тантаналы митингта университет җәмәгатьчелеге, мәртәбәле кунаклар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары чыгыш ясаячак. Җиңү маршында 5000гә якын кеше катнашачак дип көтелә. Шулай ук чара барышында легендар БТР, ретро-машиналар, Казан Суворов хәрби училищесының барабанчылар взводы һ.б чыгышлары планлаштырыла. Җиңү маршы кысаларында күккә 73 күгәрчен очыртылачак.

Соңыннан мемориаль хәтер тактасына Ватаныбызны саклаучылар исеменә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Җиңү маршында катнашырга студентлар һәм университет хезмәткәрләре чакырыла.

Илүзә Гыйбадуллина әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.