КФУ студенты — 2020 елда самбо буенча дөнья чемпионаты призеры

Алабуга институтының беренче курс студенты чемпионатның көмеш призеры булды.

Казан федераль университетының Алабуга институты психология һәм педагогика бүлегенең беренче курс студенты Александр Саликов Нови-Сад серб шәһәрендә узган дөнья чемпионатының көмеш призеры булды.

Халыкара ярышларда дөньяның 30 иленнән 400дән артык спортчы катнашты. Александр Саликов җиңел үлчәү категориясендә (62 кг га кадәр) сугышчан самбо буенча икенче урынны алды. Халыкара класслы спорт мастеры дөньякүләм мәйданда чыгыш ясауда зур тәҗрибәгә ия: ул дүрт тапкыр ил чемпионатларының көмеш призеры булды һәм өч тапкыр Европа чемпионы дип танылды.

Александр спорт белән инде 20 ел шөгыльләнә, самбога 2000 елда килә. Әтисе — самбо буенча СССРның спорт мастеры, улы аның юлын дәвам итәргә була. Ул туган Кстово шәһәрендә Халыкара олимпия спорт академиясе урнашкан, һәм самбо көрәшнең популяр төре булып санала. Чемпион сүзләренә караганда, бүгенге биеклеккә ирешергә аңа күп еллык тренировкалар һәм батырлык, үҗәтлек, ихтыяр көче кебек сыйфатлар булышкан.

«Спорт тактик фикерләүне, хис-кичерешләрне контрольдә тотуны яхшы үстерә, нәтиҗәсн күрәм. Самбо үзеңдә ихтыяри сыйфатларны булдырып үз-үзеңне якларга шулай ук дөньяны карарга, спорт буенча чын дуслар табарга мөмкинлек бирә. Чемпионаттан онытылмаслык тәэсирләр калды. Спортчыларның лаеклы составы сайланган иде; эпидемиологик хәлгә карамастан, ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылды.

Уку йортын сайлаганда, КФУда белгечләрне әзерләүнең югары дәрәҗәдә булуы, югары уку йорты укытучыларының профессиональлек белән аерылып торуы зур роль уйнады. Читтән торып уку бүлеге студенты буларак, миңа пандемия белән бәйле вәзгыять йогынты ясамады. Алабуга институты җитәкчелеге уку процессын бозмас өчен барлык чараларны да күрә. Дистанцион формат — бу бик уңайлы, хәтта Сербиядә ярышларда булганда да, мин укытучыларның лекцияләрен тыңлый алдым», — диде Александр.

Чемпион сүзләренә караганда, ул үзенең спорт карьерасында мөһим этапны узган — Россиянең атказанган спорт мастеры исемен алган. Ләкин моның белән генә тукталырга җыенмый һәм үз алдына икенче максат куя — дөнья чемпионаты алтынын алып кайту.

«Укуга килгәндә, университетны тәмамларга һәм алган белемнәрне булачак чемпионнарны әзерләгәндә кулланырга планлаштырам!» — дип уртаклашты Александр Саликов.

Автор: КФУның Алабуга институты матбугат үзәге