КФУ студенты «Ана теле» конкурсы җиңүчесе булды

КФУ студенты Лариса Долгова Россиякүләм “Ана теле” бәйгесендә җиңде. Бу турыда югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге Уфада төгәлләнде. Һөнәри осталыкта Башкортстан дәүләт университеты, М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты, Казан федераль университеты, КФУның Алабуга институты студентлары ярышты.

Лариса Долгова КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара мөнәсәбәтләр институтында Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең дүртенче курсында укый.