КФУ студенты арктика туфрагында микропластик кисәкчекләрен тапкан

КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының туфракны өйрәнү кафедрасыннан 4 нче курс студенты Илназ Закиров Арктика һәм антарктика фәнни-тикшеренү институты (ААНИИ) экспедициясе составында Шпицберген (Төньяк Норвегия) архипелагында урнашкан Россия фәнни үзәгендә тикшеренү үткәргән. Мондый мөмкинлек Илназга ААНИИ оештырган  «66°33′» фәнни һәм иҗади проектлар конкурсында җиңүе өчен эләккән. 

КФУ Экология институтының өлкән мөгаллиме Илназ Сәхәбиев белән берлектә Шпицберген архипелагы яр буе туфрагының микропластик кисәкчекләре белән пычрануны бәяләүгә багышланган проект эшләнгән. 

«Бүген микропластик белән пычрану глобаль экологик катастрофа, чөнки пластмасса тирә-юньгә зарарлы химик матдәләр бүлеп чыгара. Микропластик кисәкчекләре һәм аның тарафыннан бүленеп чыккан зарарлы матдәләр туфракка эләгеп, тере организмга тискәре йогынты ясыйлар, — ди Илназ Закиров.

Илназ Закиров әйтүенчә, Баренцбург поселогы тирәсендә туфрак пробасы алынган һәм лаборатор тикшеренүләр үткән. 

«Табигатьне тикшерү барышында Шпицберген архипелагы яр буе территориясендә микропластик кисәкчекләре табылды. Аны диңгез һәм океан агымы алып килгән. Хәзер лаборатор тикшеренүләр дәвам итә, аның барышында мин табылган материалның сыйфат һәм сан үзенчәлекләрен билгелиячәкмен».

Аңлатып китик, тикшерү барышында яр буе территориясеннән туфрак пробалары алынган һәм анда микроскоп ярдәмендә микропластик кисәкчекләре ачыкланган.

«Проектны эшләү барышында Арктика яр буе территориясе туфрагында микропластик күләмен бәяләү буенча яңа һәм беренчел мәгълүматлар алу планлаштырыла. Эш арктика ландшафтларында пластик күчеше һәм туплануы үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итәчәк,- ди И.Закиров. 

Экспедициядән алган тәэсирләре белән бүлешеп, Илназ Шпицберген табигатенә соклануын әйтте. Бигрәк тә диңгез һавасы һәм түбәсе кар белән капланган таулар ошаган аңа.

«66°33′» — табигыять, төгәл, гуманитар фәннәр, мәдәният һәм сәнгать юнәлеше буенча проектлар конкурсы. Ул Россиянең югары уку йортларында көндезге бүлектә һәм аспирантурада укучы студентлар арасында үткәрелә. Проектның максаты — төбәкнең экосистемасын саклау.

Чыганак: https://media.kpfu.ru/news/na-arkhipelage-shpicbergen-student-kfu-obnaruzhil-mikroplastik