КФУ студенты «Башваткыч»та машина отты?!

Казан федераль университетының  Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студентлары һәм мөгаллимнәре «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә кунак булдылар. «Башваткыч» тапшыруының яңа чыгарылышы журналистика өлкәсенә багышланды. 

Октябрь азагы яки ноябрь башында «ТНВ» һәм «ТНВ Планета» каналларында күрсәтеләчәк чыгарылышта Казан федераль университетының  Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 4 курс студентлары Илгиз Шәкүров, Алинә Юнысова һәм 2 курс студенты Энҗе Габдуллина баш ваттылар.

Кичтән хәбәр җиткерделәр: безне, КФУның  Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары бүлеге студентларын зурлап, якын итеп «ТНВ»га кунакка дәшкәннәр. «Башваткыч» тапшыруында төшерәселәр икән үзебезне.

Икенче көнне ТНВга килдек. Килүен килдек, ә кем өчен җан атасыбызны белмибез. — «Кем өчен кычкырып-сызгырып утырасы соң безгә?», — дим. — «Өчесе дә үзебезнеке инде аның, өчесе өчен дә сызгырыгыз», — диделәр.

Төшерү мәйданына уздык. Өч уенчының җанатарлары өчен  махсус өч сектор каралган. Өчесе дә тулыр-тулмас. Уенчыларның үз урыннары бар. Алары буш иде әлегә, уенчылар үзләре юк. Мин иң яхшы урынны күзләп алып, иң өске катка, биеккә менеп утырасы иттем. Моннан камералар яхшы «ала», камера «күзенә» генә карап, елмаеп тик утырырмын, янәсе. Аннары, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясеннән а-а-автомобиль» дә шул тирәдә генә тора, шәп урын инде, кыскасы. Менеп утырдым. Машинага таба тагы азрак шуышып та куйдым әле.

Инде уенчылар кереп үз урыннарына урнаша башладылар. Мин менеп кунаклаган җанатарлар секторы каршындагы уенчы урынына бер кыз килеп басты, без җан атасы кеше була инде монысы. Кем икәнен белмим, тәүге тапкыр күрәм. Ярар соң, әһәмиятле түгел лә ул, кем булса да булсын шунда, тик сызгырып  утырырмын. Теге ак машина тәрәзәләренә карап чәчләремне рәтләштереп утырганда күзем калган уенчыларга төште. Калган ике сектор каршында Актанышлар тора бит, җәмәгать, үземнекеләр. И, көендем… Янәшәмдә утыручы иптәш кызымның кабыргасына төртәм. — «Лилия, дим, мин Актанышлар янына киттем, булмый болай, үземнекеләр өчен җан атам, киттем», — дим. Минем шулай быты-быты сөйләнеп утыруымны ишетеп утыручы астагы рәттәге бер ханым борылып, «Әле соң түгел бит, барыгыз үзегезнекеләр янына», ди. Әнисе булып чыкты теге кызның. Иптәш кызым хәзер сөйләнә башлады, туктале, ди, мин беркая китмим, бу бит Мамадыш кызы, мин дә үзебезнекеләр өчен җан атам, ди. Мамадыш кызы икән ул Алинә дигәннәре.  Мамадыш — минем икенче туган ягым. Әнием Мамадыш ягыннан бит. Мамадыш тауларына ятып җиләк ашап үстем, җәйге каникулларда шунда булыр идек. Шул җәен генә кайта идек тә инде без әби-бабай янына, Актаныш белән Мамадыш арасы — 7 сәгатьлек юл бит ул. Хәзер Казанда берәр җирдә Мамадышларны очрата калсам, шундук таныйм үзләрен, туганымны очраткандай булам. — «Карале, Мамадыштанмы әллә син», — дип дәшәм дә әле. Әллә каян күренеп тора ул Мамадышлылар. Күп сөйлиләр, тыңларга яратмыйлар, ну, тәмле пешерәләр, тәмле ашарга да яраталар инде шул ук вакытта. Аннары, чүт кенә мактанчыграк ул як кешеләре. Ерак әбием шалтыратып, кенәген (монысы кичә дигән сүз инде үзләренчә) сине телевизордан күрсәттеләр, карадым, күршеләргә дә шалтыратып, кушыгыз, карагыз, дип әйттем, ди гел. Я, булмаса, — «Карале, кызым, кичә «Мәдәни җомга» килде, шигырең басылган, суыткыч ишегенә ябыштырып куйдым, ачкан — япкан саен укып китәм, кергән кешеләрне укымыйча чыгарып җибәрмим», ди. И-и-и, ул Мамадышлар, алар турында китап язып була бит. Әллә язармын да әле бер, күз күрер. Тулай торакта күрше кызым Мамадыштан бит минем. Атна саен авылдан килә дә, «Теге баргандагын, бу килгәндәген, аннары әйткәндәген, мин йоклаганым, онытканым», дия-дия Мамадышыннан алып килгән каен җиләкләрен, өчпочмакларын, бәрәңге тәкәләрен бушата сумкасыннан. Тыңлаган саен тыңлыйсы килә.

Шулай итеп, Мамадыш кызы булуы ачыкланды Алинәнең.  Әнисенә әйтәм: «Апа, җаным, бар йөрәгем белән сезнең кызга җан атармын, яме, мин бит үзем дә яртылаш Мамадыш инде, әнием сезнең яктан бит, дим, нык итеп кул чабармын, сызгырырмын, сикерә-сикерә көч биреп торырмын сезнең Алинәгә, дим». Ну, сер түгел, шулай да, үземнекеләр җиңәчәгенә нык ышандым.

Ни дисәң дә, Актанышлар Актанышлар инде ул. Безнекеләр бит тыныч кына, шыпырт кына баралар җиңүгә таба, һәм беренче булып барып җитәләр дә әле алар анда. Мамадышларны исә күрми, ишетми калу гел мөмкин түгел. Чытырдап торалар. Сүз бирсәң дә сөйлиләр, бирмәсәң дә сөйлиләр. Зөлфәт Зиннуров уен барышында уенчыларга нинди дә булса сораулар биреп тора, сөйләштерә, кечкенә әңгәмәләр кора. Мамадыш кызы рәхәтләнде сөйләп, безнең Актанышлар һаман шул шыпырт инде. Алинәне әнә, туктата алмыйлар, ичмаса. Гаеп итеп әйтүем түгел инде, һич юк. Мамадышлар барысы шундый алар, шундый булганлыклары белән матур, шундый булганлыклары белән ямьле дә бит инде алар. Шигырь укырга әзерләнеп килгән әле  Алинә.  Җырласа яисә биесә, кызыграк булыр иде, бәлки. Алинә Юнысова бик матур, чын уен күрсәтте. Мамадышларча әйтсәк, бәк матур уйнады, бәк матур.

Илгиз хакында ни әйтим икән инде. Илгиз Илгиз инде ул. Минем әни әйтмешли, бик «маладис» егет ул. Әни «Илгиз ил гизә» проектының чыгарылышларын карап бара. Мин үзем карамасам да, күз салганым бар. Гадәттә, әни WhatsApp аша берәр чыгарылышка сылтама җибәрә дә, кара, шәп, дип яза. Карыйм инде. Илгиз шигырь укымады. Җырламады да. Әллә биерме, дигән идек, анысы да булмады. Ә барыбер уенчылар арасында иң акыллысы иде ул. Ник дисәң, дус кызын җырлатырга алып килгән. Ләйсән Басыйрова җырлады, без кул чаптык, Илгизгә шуның өчен бер балл бирделәр. 

Энҗе Габдуллинага килгәндә, ул башка уенчылардан кечерәк, тәҗрибәсе дә азрак инде. Икенче генә курс сабые бит әле ул, Илгиз белән Алинә исә инде дүртенчедә. Шулай уйлап куйган идем уен башланып киткәндә. Ну Актанышлар беркатлы түгелләр шул алар. Яхшы мәгьнәдә әйтүем, әлбәттә. Мыштым гына шуышалар-шуышалар да, бер мәлне «һап» итеп эләктереп тә алалар. Бик яхшы тактика ул, җәмәгать, үзем Актаныш кызы буларак әйтәм. Менә сиңа ичмасам яшь журналист.  Яшь дип тормады, бик матур уен күрсәтте Энҗе. Уенчы үзе әйтүенчә, татар әдәбиятыннан олимпиадаларда катнашып йөрүенең файдасы тиде, йөзе белән пычракка егылмады, яшь кенә булуына карамастан, ерып чыкты сынауны. Җырлап та алды әле. Ник җырламаска, Ходай «Ачы тау»ны сузарлык тавыш биргән икән, җырласын. Мин менә үзем әллә ни сәләтем булмаса да җырлыйм, чөнки җырлыйсы килә. Ә Энҗе булдыра. Бәк шәп җырлый, бәк шәп.

Мамадышлар еш кына җиңде дигәнне «бәрде» дип сөйләшәләр. Мамадышлардан чыгар инде юньле сүз! Вәт нәкъ шул булды бу. Бәрде өчәүнең берсе. Кайсысы икәнен әйтмим инде чөнки әйтмәскә куштылар. Миңа рәхәт, мин беләм. Сезгә ноябрь башында эфирга чыгачак чыгарылышны карыйсы булыр инде.  Уен азагына аз гына калып килгәндә, ике уенчы соңгы очконы бүлешеп маташтылар. Барыбер тартып алды. Тартып алды да, мультиварка иясе булып куйды. Студент кешегә шәп бүләк бит?! Машинага да утырып кайтып китәр иде дә, супер уеннан баш тартты. Дөрес инде, мин дә шулай итәр идем. Бераз искереп киткән инде ул «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясеннән а-а-автомобиль. Мин шул автомобиль белән иңгә-иң терәшеп утырдым, түбәләренә тузаннар кунган. И-и-и, минәйтәм, ник сөртеп алмадылар икән инде аны, экспонатларны бит тузаннан тазартып, чистартып торалар музейларда. Ул үз чиратын көтеп арган машинаның кызыгырлык җире калмаган шул инде, декорация элементы гына диярсең. Ә җиңүченең уены белән мин бик канәгать, яхшы уйнады. Тагын бер кат котлыйм!

Ну менә бер әйтер сүзем кала бит, җәмәгать. Әйтмәсәм, я үкенәсе булыр. Әйтсәм дә үкенәсе булуы бар «канишны». Барыбер әйтәм. Әй, ул җанатарлар өчен корылган утыргычлар, мин сезгэ әйтим. Шундый да ипсез инде менә, әйтеп аңлата торган түгел. Арка терәр җире юк. Ярар инде терәлер җир, утырыр җире дә юк әле аның юньләп. Авылда капка төбенә чыгып «ләтчит сата» торган эскәмияләр кебек кенә шунда. Ничә сәгать дәвамында төз итеп, елмаеп-көлеп утыру авыр гына бирелде. Теге күрше Мамадыш кызы «сыртым калмады» да, «сыртып калмады» дип үтерде генә бит, малай. Үзебезчә әйтсәм, минем дә аркам калмады ул, дөресен генә әйткәндә. Урындыклары бик уңайсыз. Әллә кая өченче катка менеп кунакладык кунаклавын, тик камерага гел елмаеп утырып кына булмады. Сырт, арка ише нәрсәләр талып бетте, кая инде анда елмаю, торып чыгып китәселәр килде вакыты-вакыты белән. Түздек, ярый, бетте. Киләсе елда үзем уйныйм, алла теләсә. Уйныйм , ник уйнамаска ди. Жиңеп тә куярмын әле. Актанышлар бара икән, әбизәтелне җиңә алар. Без бит җиңүсез кайтып китмибез, җиңү биреп котылсалар гына бездән. Шундый инде без. Ә шулай да, Мамадышларга җитми инде. Монысын язмаган булсам, әни үпкәләр иде, ә ерак әбием мәкаләмне суыткыч ишегенә ябыштырып куймас иде. Шуңа язам инде.

Уйнап кына сөйлим, әлбәттә. Мамадышлылар, бигайбә, ямегез? Яратам мин Мамадышлыларны. Туганнарымны сөйгән кебек. Актанышны әнине сөйгән кебек яратам, чөнки үземнеке .

Регина Габдрахманова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.