КФУ студенты чемпион булды

26-27 октябрьдә Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда 18 яшьтән зуррак ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле һәм классик стильдә билбау көрәшенең XVI Дөнья Чемптонаты үтте. Классик стильдә 100 кг.-нан зуррак авырлык категориясендә КФУның Яр Чаллы институты студенты Ранис Гыйләҗетдинов беренче урын алды. 

Ранис бик күп ярышлар һәм чемпиоанталар катнашучысы һәм җиңүчесе. Чемпионатта ул Татарстан данын яклап чыгыш ясады һәм Россия җыелма командасы составына керде.

Турнир үз өлкәсендә иң абруйлысы булып тора. 40 илдән 200 вәкил катнашуы шуңа дәлил.